Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җаным да жәл түгел сиңа

Ул көнне мәхәббәт хисләре бик кайнар булды: - Үлеп яратам, җаным да жәл түгел сиңа, - дип мәхәббәтен аңлатты Барый. - Җаның кирәк түгел миңа. Үзең исән-сау була күр берүк! - дип чырык-чырык көлде Әдилә. Саф хисләр коры сүзләр белән түгел, башкача сынала икән шул ул. Уйламаганда, кинәт Әдиләнең тормышы...

Ул көнне мәхәббәт хисләре бик кайнар булды:
- Үлеп яратам, җаным да жәл түгел сиңа, - дип мәхәббәтен аңлатты Барый.
- Җаның кирәк түгел миңа. Үзең исән-сау була күр берүк! - дип чырык-чырык көлде Әдилә.
Саф хисләр коры сүзләр белән түгел, башкача сынала икән шул ул. Уйламаганда, кинәт Әдиләнең тормышы 180 градуска борылды да куйды. Каршыга килгән машинаны гына күреп калды. Аңына килгәндә сырхауханә койкасында ята иде инде. Яшәү өчен көрәш башланды. Башта: "Бераз ризык каба алсам иде", - дип уйлады ул. Ризак каба башлагач, сырхауханә коридорында йөргән кешеләргә карап: "Эх, шулар кебек рәхәтләнеп йөри башласам иде", - дип теләде. Аякка басу җиңел булмады. Көннәр, айлар, ел үтте. Бу чорда әллә ничә операция кичерелде, газаплы көннәр бер-берсен алыштырды. Әдиләнең хәлен белергә кемнәр генә килеп бетмәде. Туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, күршеләре, тагын да әзме-күпме ярдәм иткән кешеләр, таныш-белешләр ... Әмма, арада Әдиләнең иң көткәне -"җаны да жәл булмаган" ир күренмәде.
Тән ярасы кайчан да булса бер төзәлә икән ул. Әдилә дә сәламәтләнеп, тулы канлы тормыш белән яши башлады. Көннәрдән бер көнне телефон трубкасын күтәрсә, таныш ир-ат тавышы ишетелде:
- Матурым, исәнме? Бик озак шалтырата алмадым, үзем дә чирләп тордым әле. Карлыгачым, былбылым...
Сандугачтай сайраган телефон трубкасыннан аерыла алмый шактый тыңлап торды Әдилә. Ни дисәң дә ничәмә-ничә көннәр, айлар буена зарыгып көткән тавыш иде бит бу. Шуннан соң гына акрын гына трубканы кире урынына куйды.
Айсылу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җаным да жәл түгел сиңа