Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җанга якын «Маяк» газетасы

Кичә үзәк почтамт «Маяк» газетасы редакциясе белән берлектә «Әбунәче көне» уздырды. Яраткан газеталарына язылырга теләүчеләр иртәдән үк почтага ашыктылар. Пенсионер Рәшидә Иванова иң беренчеләрдән булып язылды. - Баштан мине «Маяк»ка языгыз! Аны озак еллардан бирле алып киләм һәм моңа бер дә үкенмим. Шәһәрдән ерак яшибез, шуңа да район яңалыклары турында...

Кичә үзәк почтамт «Маяк» газетасы редакциясе белән берлектә «Әбунәче көне» уздырды.

Яраткан газеталарына язылырга теләүчеләр иртәдән үк почтага ашыктылар. Пенсионер Рәшидә Иванова иң беренчеләрдән булып язылды.

- Баштан мине «Маяк»ка языгыз! Аны озак еллардан бирле алып киләм һәм моңа бер дә үкенмим. Шәһәрдән ерак яшибез, шуңа да район яңалыклары турында яраткан газетабыз аша танышып барабыз, - ди ул.

Владимир Шалонников район газетасына икенче кеше булып язылды. Ул аны тормыш юлдашы дип атады.

- Барлык яңалыклар белән дә мин интернет аша танышам, ә менә район яңалыкларын «Маяк» аша укыйм, - ди ул.

Кемдер аңа туганнарын, кемдер дусларын һәм танышларын яздырырга да онытмады. Бер ханым «Маяк»ка 14 яшьлек кызы соравы буенча язылган. Ул киләчәктә район газетасына үзенең мәкаләләрен җибәрергә планлаштыра икән.

Иң күп газета укырга яратучы Нәфис Миннегалиевтер. Ул берьюлы 14 басмага язылды. Алар арасында, әлбәттә, иң якын, иң кадерле «Маяк» газетасы да бар. Хат ташучы сүзләренә караганда, ул аны елда алдыра икән.

Район газетасына язылучы һәркемгә җирле редакция вәкиле призлар тапшырды. Мондый акция булуы турында ишетеп алган халык тагын да күбрәк җыела барды.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Предприятие, оешма җитәкчеләре һәм Азнакай районы халкы игътибарына!

Азнакай почтамты 2012 елның 10 июненнән - үзәк, ә 25 июньнән - республика һәм «Маяк» газеталарына икенче яртыеллыкка язылу тәмамлануын искәртә. Язылырга өлгерми калганнар барлык элемтә бүлекләрендә, киоскларда һәм хат ташучылар аша языла ала, ә оешмаларга подписка рәсмиләштерү өчен акча күчерергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 7-04-28.

Ашыгыгыз! Без сезне көтәбез!

Азнакай почтамтының подписка бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев