Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Амур өлкәсенең хәрби частенә Азнакай егетләрен эшкә чакыралар

Бу мотоукчылар бригадасы Бөек Ватан сугышының беренче айларында оеша. Нигездә Ярослау өлкәсеннән җыелган хәрбиләрдән торган бригада тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, 7-8 айда ук "гвардия" исемен ала. Витебск өчен барган сугышларда алар фронтның иң алдында булып, дошманнарны тар-мар итә, шуңа да бригаданы "Витебская" дип йөртә башлыйлар. Неман елгасы ярында немецлар оборонасын юк...

Бу мотоукчылар бригадасы Бөек Ватан сугышының беренче айларында оеша. Нигездә Ярослау өлкәсеннән җыелган хәрбиләрдән торган бригада тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, 7-8 айда ук "гвардия" исемен ала. Витебск өчен барган сугышларда алар фронтның иң алдында булып, дошманнарны тар-мар итә, шуңа да бригаданы "Витебская" дип йөртә башлыйлар. Неман елгасы ярында немецлар оборонасын юк иткәне өчен ул икенче дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.

Хәзерге вакытта Амур өлкәсенең Екатеринославка бистәсендә урнашкан бригада частеннән Азнакайга эшлекле визит белән килгән өлкән лейтенант Андрей Денисов һәм кече сержант Роман Мареев сөйләде безгә бу тарихи вакыйгалар хакында.

Күренеп тора, егетләр әлеге бригадада хезмәт итүләре белән чиксез горурлана. Безгә визитлары да менә шушы данлы хәрби частька контрактниклар туплау максатыннан оештырылган. Алар үзләре дә контрак буенча хезмәт итә. Сабый чагыннан ук солдат булырга хыялланган Андрей Красноярск хәрби-инженерлык институтын тәмамлаган, инде дүрт ел илнең Кораллы Көчләре сафында. Роман хәрби хезмәт срогы үткәннән соң контракт буенча кала. Инде алтынчы ел киткән. Чын мәгънәсендә ир-егетлек сыйфатлары ташып торган хәрбиләр әле гаилә корырга өлгермәгән, кәләшле булу өчен әүвәл "оя" кормакчылар.

- Мин Красноярск өлкәсенең бер авылында туып үстем, - дип сөйләде себер егете Роман. - Техникум тәмамладым. Күпчелек җирдәге кебек, безнең авылда да эшсезлек, шуңа да армиядә калуыма якыннарым да каршы килмәде. Частьта яшәү шартлары яхшы, бөтен уңайлыклар тудырылган. Хезмәт өчен түләү дә әйбәт. Беренче контрактны 2010 елның 1 июлендә төзегән идем. Аның срогы тәмамлангач, тагын яңарттым, шул ук елны ипотека җыелмасы программасына кушылдым. Өч ел үткәч, быелның җәендә фатир алдым.

Аннан гаилә белән яшәү өчен бистәдә нинди шартлар булуы белән кызыксынам, ни дисәң дә, сабыйларга бакчасы, мәктәбе дә кирәк... Ун мең чамасы халык яшәгән Екатеринославкада мәгариф учреждениеләре дә, кибетләр, супермаркетлар да җиткелекле икән, димәк, хатын-кызларга эш тә бар, дигән сүз.

Хәрби егетләр частьта спорт белән шөгыльләнү өчен заманча заллар булуы, аларда бокс, кул көрәше, гер спорты, җиңел атлетика секцияләре эшләвен сөйләде, буш вакытларын үзләре дә шунда үткәрә икән. Вакыт дигәннән, контрактникларның ул төгәл билгеләнгән: хәрби хезмәт вахтасына 8.30 сәгатьтә киләләр, 18.30 сәгатьтә китәләр. Шимбә - кыска көн, көндезге бергә кадәр генә, якшәмбе - ял көне.

Контракт хезмәтенә түләү хакында сорашам. Ни дисәң дә, ерак Көнчыгыш бит, үзәкләрне өзәрлек салкыны гына ни тора!

-Түләү биләгән урынга, званиегә карап, -дип аңлата Андрей Денисов. - 24 мең сумнан алып, 45 мең сумга кадәр. Спорт белән шөгыльләнсәң, 70 процент өстәмә дә бар, ел саен 30 мең сум күләмендә матди ярдәм һәм шул ук күләмдә еллык премия каралган. Әгәр югары белемең бар икән, бер ел сроклы хәрби хезмәтне ике еллык контрактлы хезмәткә алыштырырга була. Бу очракта инде 2,5 мең сум урынына 25 мең сум хезмәт хакы аласың, аннан да югарырак булуы да мөмкин, ике тапкыр отпуск (юлны исәпләмичә 35 тәүлек, кайту-китү бушлай) бирелә. Сүз дә юк, климатны исәпкә алып өстәмә түләүләр дә каралган. Разведротадагыларның хезмәт хакы икеләтә артык. Бер ел хезмәт стажы ел ярым итеп исәпләнелә.

Себер суыгы, дигәннән, контрактникларның өс-башы тиешенчә кайгыртылуын, калын, җылы киемнәр белән тәэмин ителүен әйттеләр. Кырдагыларга, техника йөртүчеләргә формалар махсус тегелгән.

Азнакайлыларны үзләренең бригадасына хәрби хезмәткә чакырырга килгән егетләрдән контрактникларга куелган яшь таләбе белән кызыксынам. Алар урта, һөнәри яки югары белеме булган 18 яшьтән алып, 39 яшькәчә булган ир-егетләр кирәклеген әйтә. Техник белем булса, тагын яхшырак.

-Бездә белгечлекләр төре бик күп, теләге булган һәркемне алабыз, - ди Роман Мареев. - Укчылар, мотоукчылар, йөртүче-механиклар, төзәүчеләр, санинструкторлар, хәрби этләрне өйрәтүчеләр, разведчиклар, машиналар, радиостанцияләр командирлары...

Ничек соң, Азнакайдан котыпка китәргә теләүчеләр бар микән, дип сорарсыз. Бар. Хәрбиләр килгән көнне үк 4 егетебез белән очрашуларын әйттеләр. Бишенчесе әңгәмәбез барганда килеп керде.

-Менә, кызыксынам әле, гаиләм юк, бәлки китеп тә барырмын, 3 ел күп вакыт түгел, - диде исемен әйтергә теләмәгән шәһәрдәшебез. Аның кебек шулай кызыксынучылар хәрби комиссариатның район бүлегендә бөтен сорауларына җавап алала.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Амур өлкәсенең хәрби частенә Азнакай егетләрен эшкә чакыралар