Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын юбилярлар – Азнакайда яшәүче Гөлүсә һәм Әдип Шәрәфиевләр иҗтимагый тормышта актив катнаша

Яңа елга аяк баскан бу көннәр Азнакайда яшәүче Гөлүсә һәм Әдип Шәрәфиевләр (рәсемдә) өчен аеруча истәлекле: алар үзләренең гаилә бәйрәмен - алтын туйларын билгеләп үтәләр. Сәпәйдә туып-үскән, хезмәт юлын райпотребсоюзда сатучы буларак башлап җибәргән кызга 1964 елның 1 гыйнвары икеләтә истә калырлык була. Бу көнне ул гомерлеккә дип кияүгә чыга,...

Яңа елга аяк баскан бу көннәр Азнакайда яшәүче Гөлүсә һәм Әдип Шәрәфиевләр (рәсемдә) өчен аеруча истәлекле: алар үзләренең гаилә бәйрәмен - алтын туйларын билгеләп үтәләр.


Сәпәйдә туып-үскән, хезмәт юлын райпотребсоюзда сатучы буларак башлап җибәргән кызга 1964 елның 1 гыйнвары икеләтә истә калырлык була. Бу көнне ул гомерлеккә дип кияүгә чыга, эш урынын да гомерлеккә сайлый. Элек үзе урта белем алып чыккан Азнакайның 1 нче мәктәбенә секретарь булып урнаша. Шушы урында пенсиягә чыкканчы, 33 ел буе намуслы хезмәт куя.
Гөлүсә Мөхәммәтхан кызының гадел, төгәл, җаваплы эшчәнлеге мәктәпнең, рононың, район җитәкчелегенең Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр һәм "Хезмәт ветераны" медале белән бәяләнә. Лаеклы ялга да укытучыларның август конференциясендә, келәм белән бүләкләп, зурлап озаталар аны.


Гаилә башлыгы Әдип Мөхәммәтша улы - Баланлы Бүләк авылы егете. 7 классны Камышлыда, урта мәктәпне Чалпыда тәмамлаганнан соң, өч ел армиядә хезмәт итеп кайта. Хәтсез еллар Азнакай райпотребсоюзында эшләп, 1979 елда нефть сиcтемасына күчә. Газ белән кисүче, өлкән оператор, автослесарь булып эшли. "Главтатнефтегазстрой" трестының "Мактау китабы"на һәм "Мактау тактасы"на кертелә. Зарарлы хезмәттә булганы өчен пенсия иртә билгеләнсә дә, 64 яшьтә генә ялга чыга.
Шул елны ук, 2003тә, Әдип Шәрәфиев шәһәребезнең Гагарин урамында урнашкан 165 фатирлы бик зур йортның өлкәне итеп сайлана һәм баштанаяк җәмәгать эшенә чума.

Натурасы шундый аның: өйдә телевизор карап ята торган түгел, гел хәрәкәттә. Шәһәр Советы депутаты Наил Вәлиев һәм "28 нче квартал" торак милекчеләре ширкәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Кварталда 239 төп агач һәм куак үсүе, 7 йортның 6 сында инде капиталь ремонт үткәрелүе, биш миллион сумлык асфальт салынуы, тротуарлар, йорт кырыйлары ремонтлануы, менә дигән балалар мәйданчыгы булуы турында куанып сөйли. Без очрашкан көнне дә шефлар - ЦКППН коллективы тарафыннан куелган һәм бизәлгән алты метрлы гүзәл чыршыны ачу мәшәкатьләре белән йөри иде.


- Кварталыбызда 70 яшьтән өлкән 115 кеше яши. Аларга депутатыбызның Яңа ел котлавын таратып чыгасым бар әле, - ди Әдип абый.


Аның тынгысыз җанлы, инициативалы, актив кеше икәнен Чалпыда ял иткәндә үзем дә күрдем. Тальянда дәртле итеп, сыздырып уйнавы, күбәләк кебек очып биюе, жор телле, шаян сүзле булуы белән хәтергә кереп кала ул. Хәләл җефете исә тыйнаклыгы, сабырлыгы, мөлаемлыгы белән җәлеп итә. Ялга да парлап йөрергә гадәтләнгәннәр.


Гаиләдә алар ике малай тәрбияләп үстергәннәр, аларны башлы-күзле иткәннәр. Илдаррайон электр челтәрендә идарәсендә өлкән мастер булып эшли. Айдар - район электр челтәрендә начальник урынбасары. Фамилияне дәвам итүче өч онык, гел малайлар тууга күнеккән нәселдә тансык булган нәни оныкчык кыз алтын туйларын бәйрәм итүче Гөлүсә һәм Әдип Шәрәфиевләрнең тормышына тагын да ямь өсти.

Нәсимә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын юбилярлар – Азнакайда яшәүче Гөлүсә һәм Әдип Шәрәфиевлђр иҗтимагый тормышта актив катнаша