Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлкәй авылында иң күп китап укучларны барлыйлар

Әлкәй авылы китапханәсе үзенең социаль челтәрендә иң күп китап укучылар белән таныштыруны башлаган.

“Иң күп китап укучыларның берсе – Дәүләтгәрәев Мисхәт абый. Сезнең ел буенча 365 көн эшләгән кешене күргәнегез бармы? Гомер буе! Мисхәт абый шундыйлардан. Хезмәт биографиясен 1965 елда тракторчы булып башлый ул. Гомер буе шушы профессиясенә туры кала. Ул гына да түгел, колхозда иң авыр, җаваплы малчылык өлкәсендә эшли. 1966 елда колхозның Почет китабына кертелә.1986 елда аңа фидакарь хезмәте өчен "Хезмәт Даны" ордены тапшыралар. Мисхәт абый Хезмәт ветераны. Ул хәзер лаеклы ялда.Мисхәт абыйның укылган китапларын санап бетерерлек түгел! Һәрберсенә үз фикерен әйтеп, кызыксынып, яратып укый ул.

Шундый ук китапка гомер буе мәхәббәте сүрелмәгән Гаязова Миннур апабыз да бар. Ул Әлкәйдә туып-үсеп, лаеклы ялга чыкканчы фермада эшләде, һәрчак алдынгы булды. Миннур апа үзешчән сәнгатьтә да актив катнашып яшәде, спектакльләрдә гел төп рольләрне уйнады. Өлкән китап укучыбыз бүген дә дөньядан артта калмый, әдәбият, сәнгать белән кызыксына ,бик күп китаплар, газета-журналлар укый”, – дип яза китапханәче Венера Газиҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев