Бердәм кабул итү көне
Кайбер әти-әниләр балигъ булмаган балаларына алимент түләмиләр. Мондый гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән 7 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары бүлмәсендә (Ленин ур., 14) прокуратура, опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлекләре, мәшгульлек үзәге, суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында бердәм кабул итү көне үткәрелә.
Нет комментариев