Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Алга”ның эшләре алга бара

Авыл халкы еллык хисап җыелышларын көтеп ала. Менә быел да Сарлының яңа төзелгән Мәдәният йортының зур һәм иркен тамаша залы шыгрым тулы иде. Бер очрашу - үзе бер гомер, бит ул. Авылдашлар җыен башланганчы ук килеп, үзара гәпләшеп, аралашып алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов хисап елында башкарылган эшләр һәм...

Авыл халкы еллык хисап җыелышларын көтеп ала. Менә быел да Сарлының яңа төзелгән Мәдәният йортының зур һәм иркен тамаша залы шыгрым тулы иде. Бер очрашу - үзе бер гомер, бит ул. Авылдашлар җыен башланганчы ук килеп, үзара гәпләшеп, аралашып алдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов хисап елында башкарылган эшләр һәм алдагы елга бурычлар турында тирән эчтәлекле чыгыш ясаганнан соң, иң актив авылдашларына бүләкләр тапшырды. "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең "Алга" бүлекчәсе җитәкчесе Винарис Мифтахов үз чыгышын башлап җибәргәнче үк: "Хуҗалыкта фидакарь хезмәт куйган 150 хезмәткәрнең эшен санаулы минутлар эчендә генә халыкка җиткезеп бетереп булмый", - диде. Бу чыннан да шулай. 7 мең гектар чәчүлек җире булган хуҗалык чәчү, чәчүлекләрне тәрбияләү, урып-җыю, җир эшкәртү, терлек азыгы хәзерләү эшләрен үз көче, үз механизаторлары белән башкарып чыккан. Моның өчен тирән тәҗрибәң булу, эшне яхшы итеп оештыруга сәләт кирәк. Һәрбер эш төре икешәр сменада оештырылган. Октябрь башына (күпчелек сабан белән) җирләрне туңга сөреп бетергәннәр. Шулай итеп, кыйммәтле ягулык-майлау материалларына экономия ясалган. Терлекчелек тармаганда да уңышлары зур. Үзләре үстергән таналар һәм сыерлар группалары узган елда яшь таналар белән тулыландырылган. Хуҗалыкта җитештерелгән терлек азыгы белән бөтен пайчыларга, пенсионерларга, ярдәмчеләре булмаган авылдашларына да ел дәвамында ярдәм күрсәтелеп килә. Хуҗалыкта эшләүче механизатор, терлекче, савымчы, тармак җитәкчесе, яшь белгечләрнең берсен дә калдырмыйча бүләкләү тантанасы җыелышка тагын да ямь өстәде. Хуҗалык җитәкчесе юбиляр авылдашларын да онытмады.

Авыл җирлегендә эшләп килүче эшмәкәрләр Гүзәлия Мифтахова, Мәкәрим Мофаздалов, Миго Григорян да алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә үз бүләкләрен тапшырдылар.

Җыенда халык үзләрен борчыган сорауларга да җавап алды. Уртак проблемаларны бергә чишү җиңелрәк бит ул. Авыл халкы үзе дә җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен юллап, киләчәктә дә шулай бердәм булып, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә калды.

Наил Ситдыйков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алга”ның эшләре алга бара