Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алексей Песошин: “Ел авыр булуга карамастан, район үсеш динамикасын саклап калды”

24 февральдә Азнакайга Татарстан Республикасы Премер-министры Алексей Песошин эшлекле визит ясады.

Ул башта республикабызда гамәлгә ашырылучы «Демография» милли проекты буенча төзелгән заманча “Сандугач” балалар бакчасы белән танышты.

Аннан соң Мәдәният йортында узган Азнакай район Советының утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Таһир Һадиев, Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппарарты һәм министрлыклары җитәкчеләре катнаштылар.

2020 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2021 елга бурычлар буенча доклад белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады.

“Пандемия тормышның барлык өлкәләренә үзгәрешләр кертүгә карамастан, без кешеләрнең сәламәтлеген һәм районның икътисади потенциалын саклап калуга ирештек. 2020 ел тарихыбызда ТАССР төзелүгә – 100 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 тулу белән дә истәлекле булды”, – дип билгеләп үтте ул.

Докладтан күренгәнчә, узган ел 59 миллиард сумлап территориаль тулаем продукция җитештерелгән һәм аның күләме буенча район республикада беренче унлыкта бара.

“Көндәшлеккә сәләтле яңа предприятиеләр булдыру, инвесторларны җәлеп итү, яңа базарларны үзләштерү, эшсезлекне киметүне төп бурычыбыз итеп куябыз”, – диде Марсель Шәйдуллин.

Районда 1407 предприятие һәм шәхси эшмәкәр, 1507 үзмәшгуль эшчәнлек алып бара. Узган ел эшмәкәрләр төрле программалар буенча 100 миллион сумга якын дәүләт ярдәме алганнар.

Районда 5 сәнәгать мәйданчыгында 21 резидент эшли. Шул ук вакытта сәнәгать мәйданчыкларына яңа резидентлар җәлеп итү җитәрлек дәрәҗәдә актив бармый, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Эшмәкәрлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – фермер хуҗалыклары. Райондагы 95 крестьян-фермер хуҗалыгы аграр сектордагы тулаем продукциянең 25 процентын җитештерә. Төрле юнәлештәге 5 кооператив уңышлы гына эшләп килә. Марсель Шәйдуллин авыл халкының активлыгын арттыруда ярдәме өчен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиевка рәхмәтен җиткерде.

Аграрийлар эшчәнлегенә тукталып, ул узган ел авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме аннан алдагы елга караганда 15 процентка артуын билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керем 29 процентка арткан. Бу исә хезмәт хакын 19 процентка арттырып, уртача 27492 сумга җиткерергә мөминлек биргән.

Игенчеләр былтыр рекордлы уңыш – 174,5 мең тонна, уртача һәр гектардан 36,8 центнер ашлык җыеп алдылар. Терлекчелек өлкәсендә дә сөт һәм ит җитештерү 2019 елга караганда 13 һәм 7 процентка арткан.

Район 2020 елда объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 28 федераль һәм республика программасында катнашкан. Капиталь төзелеш күләме 1, 5 млрд сум тәшкил иткән. 22,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, 32 күп фатирлы торак йортта 90 млн сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. “Безнең ишек алды” программасы буенча 28 ишек алды төзекләндерелгән. Марсель Шәйдуллин агымдагы елда шәһәрнең төп мәйданнарында шундый ук төзекләндерү эшләренең дәвам итәчәген әйтте.

2020 елда шәһәрнең мәйданы 50 гектарга зурайтылып, анда күп балалы 400 гаиләгә җир участоклары бүлеп биреләчәк.

Былтыр 15 авыл җирлегендә дәүләт программасы нигезендә 34 млн сумлык территорияләрне төзекләндерү эшләре башкарылган.

Марсель Шәйдуллин авыл җирлекләре башлыкларына федераль һәм республика программаларында активрак катнашуны бурыч итеп куйды.

Алексей Песошинга мөрәҗәгать итеп, Марсель Шәйдуллин элекке “Ак чишмә” тернәкләндерү үзәгендә балалар сәламәтләндерү лагеры ачу өчен бинаны быел капиталь ремонтлау программасына кертүне сорады.

Барлык дәрәҗәдәге бюджет чыгымнары 2020 елда 1 миллиард 685 миллион сум тәшкил иткән. Агымдагы елда да бюджетның социаль юнәлеше сакланачак һәм бу өлкәгә 73 поцентка якыны юнәлдерәләчәк, диде Марсель Шәйдуллин.

Докладта шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренең эшчәнлеге дә яктыртылды.

Хезмәт базарына килгәндә, эшсезлек дәрәҗәсенең иң югары ноктасы сентябрь аена туры килгән – 3,9%. Ел ахырына әлеге күрсәткечне 1,7%ка кадәр киметүгә ирешелгән. Шул ук вакытта 2021 ел башына җирле предприятиеләрдә 349 ваканция ачык.

Үзенең чыгышын тәмамлап, ул районның социаль-икътисади үсешендә ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Премьер-министр Алексей Песошинга, “Татнефть“ җәмгыяте җитәкчесе Наил Магановка, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевка рәхмәтен белдерде.

Алексей Песошин узган ел республикада башкарылган эшләрне яктыртып, азнакайлыларга Татарстанның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде.

“Ел авыр булуга карамастан, район үсеш динамикасын саклап калды, – дип ул азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәясен бирде. – 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең уртак бурыч – милләтләр арасында татулыкны, бердәмлекне, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, туган телләрне үстерү. 2021 елның сентябрендә Бөтенроссия халык санын

исәпкә алу узачак. Җирле үзидарә органнарына бу эштә зур җаваплылык йөкләнгән. Без һәр кешегә әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлатырга тиешбез. Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча илнең икътисади һәм социаль-демографик сәясәте өлкәсендә мөһим карарлар кабул ителәчәк. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар да елның мөһим сәяси вакыйгасы булып тора”.

Утырышта шулай ук бер төркем югары уңышларга ирешкән азнакайлыларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев