Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар куйган хезмәт – үзе зур батырлык

Тыл фидакарьләре Җиңүне бәйрәм иткән бу көннәрдә, ул елларның чыннан да ерак тарихта калып баруына, өлкән буынга нинди авырлыклар кичерергә туры килгәненә тагын да ныграк инанасың. Без, сугыш елларын китаплардан укып үскән буын кешеләре булсак та, әти-әниләрнең сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлый идек. Әниебез - 1925 елда Азнакай районы Күктәкә авылында туган...

Тыл фидакарьләре

Җиңүне бәйрәм иткән бу көннәрдә, ул елларның чыннан да ерак тарихта калып баруына, өлкән буынга нинди авырлыклар кичерергә туры килгәненә тагын да ныграк инанасың. Без, сугыш елларын китаплардан укып үскән буын кешеләре булсак та, әти-әниләрнең сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлый идек.

Әниебез - 1925 елда Азнакай районы Күктәкә авылында туган Бибисара Мәрданшина да ул чакларның бер генә көнен дә онытмый.

Сугыш башланганда аңа 16 яшь тулган була. 1942 елда халыкны торф әзерләү эшләренә мобилизацияләү турында карар чыгарыла. Һәрбер авылга "разнарядка" килә. Ир-атлар - сугышта, колхоз эшләрен алып бару, гаиләләрен туендыру хатын -кызлар өстендә. Карарны үтәргә яраклы булып яшьләр кала. Туган авылларыннан читкә чыкмаган, бер авыз русча белмәгән яшь кызлар - егетләр (яшүсмерләр) шушы эшкә алына.

Күктәкәдән Гарәфетдин Гаязов, Бибисара Мәрданшина, Мотаһара Әхмәтгалиева, Нурзидә апа, апалы-сеңелле Гыйлембану, Бәрия торф әзерләргә китәләр. Алар Владимир өлкәсе, Курловский районы Нечаево авылы тирәсендә урнаша. Тымытыктан Дөрнәяп Хафизова, Мәүҗидә Гарипова, Чалпыдан Галимә Хәбибуллина, Разия Ихсанова, Татшуганнан Миңнерауза Шамсиева, Яңа Ташлыярдан Фәрхинур Кәримова, Ирекледән Мәрьям Габдрахманова белән аралашып, бер-берсен яклап, терәк булып яшиләр.

Торф әзерләү эшләре ел әйләнә бара, кышын, җир катыргач, туктап торып, март аенда яңадан башлана. Гадәттән тыш авыр хезмәт шартларында эш көне 12-14 сәгатькә сузыла.

Без ул чорда бик нык эшләдек, көрәк белән торф казыйбыз, өске катны алгач, агачлар чыга, аннан соң гына ныклы торф китә. Өченче катны казуы бигрәк авыр иде. Юеш торф кисәкләрен кибәргә өябез, сулы җир бик авыр, эчләргә төшә. Торфны кәрҗиннәргә салып ташып, вагоннарга төйибез. Норманы арттырып үтәргә тырыша идек, - дип искә ала бианам Бибисара. - Фронт сызыгының якынлыгын еш очып үткән самолетлар искәртә. Кичке якта маскировка кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри. Салкын баракларда 30лап кыз яшәдек, урын-җир саламнан иде. Көн саен 800 грамм ипи, норманы арттырып үтәсәң, өстәмә 300 грамм бирәләр, кайчагында шуны сатып, акчасына кирәкле әйберләр ала идек. Кырда эшләгәндә мүк җиләге ашыйбыз. Сугыш беткән хәбәрне көндезге ашка кайткач ишеттек, ашханә алдында бик күп кешеләр җыелып, сөйләшеп торалар иде. Без бу хәбәргә чиксез куандык. Ул елны миңа 20 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен Бибисара Мәрданшина медаль белән бүләкләнә.

Ләкин сугыш беткәч тә кызларга туган якларына кайту насыйп булмый әле. Илне торгызу эшләре башлана, торф чыгару, сугыш беткәч тә озак дәвам итә. Сугыштан соңгы авыр елларда, авылда яшәүче туганнарын күтәрешү, тормышларын җиңеләйтү өчен дә кирәкле була аларның хезмәте. Безнең як кызларына 1950-51 елларга кадәр шушы чит җирләрдә булырга туры килә.

Әлбәттә, туган яктан аерылу җиңел булмагандыр, яшь кызлар тормыш тәҗрибәсен шунда үтә, авылны сагынып шигырьләр, истәлек дәфтәрләре язалар. Бу көндәлекләрне укыганда, алар кичергәннәрне күзаллап, кыюлык-сабырлыкларына сокланып куясың.

Бүгенге көндә инде олыгайган әниләребезнең, апаларыбызның яшьлекләрен ил тарихыннан аерып алып булмый, фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан алар. Аннан соңгы авыр елларда да илне торгызу өчен үзләрен аямыйча эшләгәннәр.

Венера Бәдретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар куйган хезмәт – үзе зур батырлык