Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Алар кулында- кеше язмышы
Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак халатлы фәрештәләр дибез. Әмма, кызганычка каршы, үз эшләрен җиренә җиткереп башкармаучы табиблар да юк түгел. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге чәчләрне үрә торгызырлык аянычлы хәлләр барчабызны да тетрәндерә. Телевидение...
Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак халатлы фәрештәләр дибез. Әмма, кызганычка каршы, үз эшләрен җиренә җиткереп башкармаучы табиблар да юк түгел. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге чәчләрне үрә торгызырлык аянычлы хәлләр барчабызны да тетрәндерә. Телевидение әледән-әле шундый очраклар турында сөйләп тора. Берәүнең табиб ялгышы аркасында баласы гарип калган, икенчесе вакытында дөрес дәва алмыйча, үлеп киткән... Боларны ишеткәч, табибларга мөрәҗәгать итәргә дә куркып торасың кайвакытта.
Узган елның җәендә 57 яшьлек бер ир, эче авыртудан, күңел болганудан һәм хәле булмаудан зарланып, Вахитов амбулаториясенә мөрәҗәгать итә. Табиблар тикшергәннән соң, аңа "аппендицит" диагнозы куялар һәм үзәк сырхауханәгә барырга кирәклеген әйтәләр. Ләкин дәвалау учреждениесенә барудан баш тарткан авыру бераз вакыттан тагын медицина ярдәме сорап амбулаториягә килә. Биредә табиб өстәмә тикшергәннән соң, ир кеше табиб-хирургка, анда сукыр эчәк ялкынсынуы расланмагач, гомуми практика табибына җибәрелә. Әмма, тикшерүчеләр белдерүенчә, Гиппократ анты бирүче үзенең турыдан-туры бурычларына салкын карый: авырудан кан анализы да алынмый, күкрәк читлеге органнары рентгенга төшерелми, нәтиҗәдә авыруны экстрен рәвештә госпитализацияләү таләп ителми булып чыга һәм ул амбулатор дәвалауга җибәрелә.
Төнлә ирнең хәле тагын да авырая, ашыгыч ярдәм бригадасы аны үзәк сырхауханәгә үпкә ялкынсынуы диагнозы белән китерә. Биредә авыруны тагын шул ук гомуми практика табибы карый һәм диагнозны билгеләп тә тормастан, сырхауханәгә салудан баш тарта. Кызганычка каршы, иртән, кабул итү бүлегеннән ерак түгел, ирнең үле гәүдәсен табалар. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, ир кеше уң як үпкәсе ялкынсынуыннан җан биргән.
- 35 яшьлек табиб РФ Җинаятьләр кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче бүлеге буенча җинаять кылуда гаепләнә. Табиб һөнәри вазифаларны тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык белән үлемгә китерү гаебен танымый. Әмма моны раслаучы фактлар җитәрлек, - дип хәбәр итә Азнакай районара тикшерү бүлеге матбугат хезмәте. - Җинаять эше буенча тиешле карарны суд чыгарачак.
Табибның ялгышырга хокукы бармы? Әлеге сорауга җавап бирү гаять кыен. Бер яктан караганда, аннан беркем дә хали түгел, һәркем хата җибәрә ала кебек. Әмма, икенче яктан, сәламәтлек сагында торучыларның мондый ялгышлары аянычлы нәтиҗәләргә китерә ала. Бу очракта ялгышлык кына түгел, табибның битарафлыгына җан әрни... Аны кеше гомере белән "уйнаучы" дими, кем диясең?!
Азнакай районара тикшерү бүлеге материаллары буенча Т.САНИЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев