Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар эштән түгел, эш алардан курка

Кайсы гына уку йортын тәмамласа да, бүген яшь белгеч алдына эш табу мәсьәләсе килеп баса. Ә менә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай бүлеге шәкертләре янына шәһәр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре эшкә чакырырга үзләре килде. - Быел авыл хуҗалыгы профиле буенча 4 төркем чыгардык. Алар барысы да кулларына диплом алдылар инде....

Кайсы гына уку йортын тәмамласа да, бүген яшь белгеч алдына эш табу мәсьәләсе килеп баса. Ә менә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай бүлеге шәкертләре янына шәһәр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре эшкә чакырырга үзләре килде.

- Быел авыл хуҗалыгы профиле буенча 4 төркем чыгардык. Алар барысы да кулларына диплом алдылар инде. Практиканы уңышлы үттеләр, хуҗалык җитәкчеләреннән Рәхмәт хатлары да килде. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы, - ди филиал директоры Роберт Хөснетдинов.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов районга кирәкле эшче кадрлар хәзерләүләүче уку йортының булуын зур бәхет дип белдерде. Предприятие җитәкчеләрен уңай эш шартлары тудырырга, ә яшь белгечләрне тырышып эшләргә чакырды.

Мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева белдерүенчә, бүгенге көндә районда 412 ваканция бар, шуның 46 сы авыл хуҗалыгы өлкәсенә карый.

- Сезгә бернинди дә эштән кыскартулар янамый, барысы да хезмәт базарында зур сорауга ия һөнәрләр, - диде ул көллияттә укучыларга.

Әнә, хуҗалык җитәкчеләре дә: "Килегез! Безгә механизаторлар бик кирәк!" - дип чакырып торалар. Элекке кебек хәзер авылда шартлар юк дия торган түгел. Өйләрдә газы, суы, урамнарында таш я асфальт юлы, мәктәбе, балалар бакчалары, почтасы, кибете бар.

- Машина-тракторлар заманча, җылы гаражларда саклана. Хезмәт хакы уртача 21 мең сум чыга. Җәй айларында тагын да күбрәк алалар, - ди әнә "Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов.

Авыл хуҗалыгына югары һәм урта һөнәри белемле агрономнар, зоотехниклар, мал табиблары да җитми.

- Агагар университетка һәм ветеринария академиясенә районнан ике төркем туплыйбыз. Күптән түгел бу вузларның җитәкчелеге белән очрашу узды. 5 ел дәвамында степендиягә өстәп, студентларга 10 мең сум түләнәчәк, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Яшьләр үзләре дә эш булса, авылда яшәргә риза.

- Без көллияттә үсемлекчелек, терлекчелек буенча белем алдык, пешекче, учетчик һөнәрен дә үзләштердек. Авылда рәхәт, агачлар яфрак ярганны, кошлар сайраганны шәһәрдәге кебек тәрәзәдән карап утырмыйсың, саф һавада йөрисең. Без эштән курыкмыйбыз, эш үзе бездән курка! - диләр Сөмбел Исмәгыйлова, Лениза Садриева, Эльвина Бәдретдинова.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар эштән түгел, эш алардан курка