Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар – бүгенге­ осталарның остазы

Азнакай бораулау предприятиесе ветераннар советы бүген 508 кешене берләштерә. Аларның 16сы - фронтовиклар. Узган ел безнең өчен аеруча истәлекле булды - предприятие оешуның 60 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Бу шанлы да, данлы да алты дистә ел вакыт эчендә Азнакай җирендә бораулау РИТСлары, цехлары, аларга хезмәт күрсәтү подразделениеләре аша меңләгән кеше...

Азнакай бораулау предприятиесе ветераннар советы бүген 508 кешене берләштерә. Аларның 16сы - фронтовиклар.
Узган ел безнең өчен аеруча истәлекле булды - предприятие оешуның 60 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Бу шанлы да, данлы да алты дистә ел вакыт эчендә Азнакай җирендә бораулау РИТСлары, цехлары, аларга хезмәт күрсәтү подразделениеләре аша меңләгән кеше узды. Күпләре гомерләре буена буровик һөнәренә тугры калды.
Әлеге дата уңаеннан администрация һәм профсоюз комитеты, ветераннар советы белән берлектә, барлык өлкәннәрне бергә очраштыру, бәйрәм табынына җыю, алар өчен махсус Сабан туе оештыру, буровойларга алып бару, андагы заманча бораулау техникасы һәм технологияләр белән таныштыру, борынгы Болгар дәүләте шәһәре Биләргә экскурсия ясау кебек күп кенә чаралар уздырды.
Ветераннарның барысына да "Татнефть" компаниясе һәм Азнакай бораулау эшләре предприятиесе күчергән шактый суммадагы акчалата бүләкләрдән тыш, "Шәфкатьлелек фонды" аша 65 кешегә 410 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде, санаторий һәм курортларда ял итү өчен 33 пенсионерга бушлай юллама бирелде.
Өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча быел да шактый эш башкарыла. Аларның 25е 193 мең сумлык матди ярдәм, 60ы сәламәтлекләрен ныгыту өчен юлламалар алды. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән 50 кеше бакчасына органик ашлама китерелде.
Әгәр дә бүген арабызда яшәүче һәм инде бакыйлыкка күчкән, хезмәтләре белән хөр-мәт казанган кайбер ветераннарыбызның исемнәрен атап үтмим икән, әлеге язма тулы булмас иде. Алар пред-приятиегә нигез салучылар, аның данын республикада танытып кына калмыйча, Бөтенсоюз югарылыгына күтәрүчеләр дә булдылар. Күп рекордлар куйган безнең бораулау бригадаларының эш алымнарын, тәҗри-бәләрен илнең күп кенә өлкәләреннән, республикаларыннан килеп өйрәнделәр. Әйтик, Ак-түбә бораулау конторасы мастеры, Социалистик Хезмәт Герое Газим Гайфуллинны ул вакытта СССР Нефть сәнәгате министры булып эшләгән В.Д. Шашин үзенең остазы дип йөртте. Шул ук конторадан мастерлар Владимир Резниченко, Николай Волгай, Григорий Рухляда бригадалары һәрвакыт алдынгылар рәтендә барды.
Азнакай бораулау конторасы оешуның беренче көннәреннән алып, дистә ел буена бездә ике бертуган - Михаил һәм Матвей Гриньнәр эшләде. Өлкәне Социалистик Хезмәт Герое исеменә, иң дәрәҗәле орденнарга, икенчесе Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына, СССРның Дәүләт бүләгенә лаек булды. Элеккеге фронтовик, илкүләм танылган вышкалар монтажлау бригадиры Гәрәй Баһманов та Герой исемен лаеклы рәвештә йөртте. Алар һәм бораулау мастерлары Павел Шеремето, Михаил Пензяков, Гали Шәкүров, Мөхәррәм Фәйрушин һәм башка бик күпләр үзләренә лаеклы алмаш үстереп калдырдылар.
"Карт гвардия" вәкилләре арасыннан кырык елдан артык гомерен предприятиегә багышлаган, шул вакыт эчендә дистәләгән белгеч хәзерләгән, үз тәҗрибәсен яшь буровиклар белән бик теләп уртаклашучы элекке мастер Таһир Гаптуллин, сугыш ветераны, күп кенә яшьләрнең остазы булган, әле дә коллектив белән тыгыз элемтәдә торучы бораулаучы Хәбибулла Хәмидуллин исемнәрен дә зур хөрмәт белән атыйм мин. Ветераннарның эшен бүген аларның укучылары - өченче буын буровиклары лаеклы дәвам итә.
Азат ХАРИСОВ,предприятиенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар – бүгенге­ осталарның остазы