Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акционерлар җыелышы

«Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте (423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Николаев ур., 10) акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрү турында хәбәр 2012 елның 24 апрелендә 14.00 сәгатьтә ТР, Азнакай шәһәре, Николаев ур., 10 адресы буенча «Азнакай ПАТП» ААҖ нең утырышлар залында «Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының...

«Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте (423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Николаев ур., 10) акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрү турында хәбәр

2012 елның 24 апрелендә 14.00 сәгатьтә ТР, Азнакай шәһәре, Николаев ур., 10 адресы буенча «Азнакай ПАТП» ААҖ нең утырышлар залында «Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының еллык гомуми җыелышы уздырыла.

Гомуми җыелышта катнашучыларны теркәү 13.00 сәгатьтә башлана.

Акционерларның еллык гомуми җыелышы көн тәртибе:

1. Акционерларның еллык гомуми җыелышын алып бару тәртибен билгеләү.

2. Еллык отчетны, еллык бухгалтерлык отчетын, шул исәптән җәмгыятьнең керемнәре һәм чыгымнары турында отчетын раслау, шулай ук 2011 елгы финанс елы нәтиҗәләре буенча керемнәрне һәм чыгымнарны бүлү.

3. Җәмгыятьнең директорлар советы әгъзаларын сайлау.

4. Җәмгыятьнең ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау.

5. Җәмгыятьнең аудиторын раслау.

6. Кыйммәтле кәгазьләр базары буенча башкарма властьнең федераль органына "Азнакай ПАТП" ААҖ ен кыйммәтле кәгазьләр турында Росия Федерациясе законында каралган мәгълүмат бирү бурычыннан азат итүне сорап мөрәҗәгать итү турында.

Акционерларның еллык гомуми җыелышында катнашырга хокуклы затларга паспортлары, ә андый затларның вәкилләренә паспорт һәм закон тәртибендә теркәлгән ышаныч язуы булу сорала.

Акционерларның еллык гомуми җыелышында катнашырга хокуклы затлар исемлеге 2012 елның 30 мартында төзелде.

Акционерларның еллык гомуми җыелышын үткәрүгә кагылышлы материаллар белән 2012 елның 3 апреленнән эш көннәрендә 8.00-16.00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: Азнакай шәһәре, Николаев ур., 10. Белешмәләр өчен тел. 7-85-89.

Җәмгыятьнең директорлар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев