Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә яңа йолдызлар кабызды

Актүбә йолдызлар кабыза" фестивале бистә чикләрен узып, район дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында ундүртенче елын үткәрелә. Конкурста 600 дән артык бала катнашты. Алар вокал, хореография, сөйләм осталыгы, конферанс, халык киемнәре юнәлешләрендә көч сынаштылар, һәр номинация буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Гала-концертта 200дән артык сәләтле бала чыгыш ясады. Аларның...

Актүбә йолдызлар кабыза" фестивале бистә чикләрен узып, район дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында ундүртенче елын үткәрелә.

Конкурста 600 дән артык бала катнашты. Алар вокал, хореография, сөйләм осталыгы, конферанс, халык киемнәре юнәлешләрендә көч сынаштылар, һәр номинация буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Гала-концертта 200дән артык сәләтле бала чыгыш ясады. Аларның 42 се төрле дәрәҗәдәге лауреат һәм дипломант булды. Шулай ук балаларны яхшы әзерләгән ун иҗат төркеме җитәкчесенә дә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Гала-концерт зур югарылыкта тулы аншлаг белән үтте. Башка шәһәрләрдән оныкларының чыгышларын карарга килгән әбиләрдән бик күп рәхмәт сүзләре яуды.

Әлеге фестивальдә катнашучылар киләсе елда тагын да яхшырак чыгыш ясау теләге белән, якты тәэсирләр алып таралыштылар.

Әлеге тантаналы чарада бистә ветераннары арасында шашка һәм шахмат турнирында, мәктәп балалары арасында Ватан сакчылары көне уңаеннан үткәрелгән иншалар конкурсларында җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Нина Хвалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актњбђ яћа йолдызлар кабызды