Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәгә Яңа ел бүләге - яңа медпункт

Бүген Актүбә бистәсенең иске өлешендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Актүбә халкы, район һәм бистә җитәкчеләре катнашты. -Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның районыбызга Яңа ел бүләге итеп кабул итәбез бу яңа бинаны, - диде тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Ул аның ярдәме белән төзелде. Быел Азнакай торак...

Бүген Актүбә бистәсенең иске өлешендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Актүбә халкы, район һәм бистә җитәкчеләре катнашты.

-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның районыбызга Яңа ел бүләге итеп кабул итәбез бу яңа бинаны, - диде тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Ул аның ярдәме белән төзелде. Быел Азнакай торак пунктларында файдалануга тапшырылган модульле ФАПларның монсы өченчесе.

Бистәнең иске өлешендә яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм, олы куаныч булды ул. Бина заманча җиһазланган, җылы, якты. Пациентларны кабул итү һәм хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлыклар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәгә Яңа ел бүләге яңа медпункт