Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә педагог һәм шагыйрә Җинан Гарифуллина исеме мәңгеләштерелде

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Актүбә бистәсендә истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды: Түбән Сухаяш авылында туып-үскән, гомер юлы Актүбә бистәсендә балаларга белем һәм тәрбия биреп үткән педагог һәм шагыйрә Җинан Гарифуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды. Актүбә 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира...

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Актүбә бистәсендә истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды: Түбән Сухаяш авылында туып-үскән, гомер юлы Актүбә бистәсендә балаларга белем һәм тәрбия биреп үткән педагог һәм шагыйрә Җинан Гарифуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Актүбә 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Закирова җитәкчелегендәге 5 нче Б сыйныфы укучылары шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнеп, проект эше башкаралар. Аларның идеясын бистә башлыгы Роза Галиева хуплап ала. "Мизгел" фотосалоны хуҗасы Р.Зарипова иганәчелек ярдәме күрсәтеп, халыкның хыялын тормышка ашыра.

Бистәбез мәдәнит йорты хезмәткәрләре бу чараны бик дулкынландыргыч һәм истә калырлык итеп оештырган иде. Мемориаль такта Җинан Гарифуллина яшәгән йорт диварына беркетелде.

Тантаналы чарада Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Марсель Гарипов, Илдус Гыйләҗев, бистәбез үсешенә үзеннән өлеш керткән Ниһәт Мозаффаров катнашты.

Соңыннан кунакларыбыз Актүбә 2 нче урта мәктәбенең "Туган төбәкне өйрәнү" музеенда булдылар.

Фәнүзә Кашапова,

милли эшләр буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә педагог һәм шагыйрә Җинан Гарифуллина исеме мәңгеләштерелде