Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә парасабантуй узды

Зур бәйрәм шаукымы тынырга өлгермәде, Актүбәдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен пара-Сабантуй уздырылды. Бәйрәмне алып баручы Альмира Галимханова һәм Алсу Шумилова халыкны төрле төсләрдә балкыган мәйданга дәште. Гагарин исемендәге мәдәният йорты үзешчәннәре тантананы ачуга тагын да бер ямь һәм күтәренке рух өстәде. Сабантуйда катнашучыларны бистә башлыгы Роза Галиева тәбрикләде һәм муниципаль...

Зур бәйрәм шаукымы тынырга өлгермәде, Актүбәдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен пара-Сабантуй уздырылды.


Бәйрәмне алып баручы Альмира Галимханова һәм Алсу Шумилова халыкны төрле төсләрдә балкыган мәйданга дәште. Гагарин исемендәге мәдәният йорты үзешчәннәре тантананы ачуга тагын да бер ямь һәм күтәренке рух өстәде.


Сабантуйда катнашучыларны бистә башлыгы Роза Галиева тәбрикләде һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырды. Шулай ук матди ярдәм күрсәткән предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре исеменә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Ул акчаларга алынган бүләкләр күпме гаилгә шатлык китерде.


- Искиткеч бәйрәм. Күпләр өйләрендә бикләнеп утырырга мәҗбүр. Бүген исә бер-беребез белән аралашып, дөнья күреп кайтабыз, - ди "Надежда" ансамбленә йөрүче Аэлита Хәлимова.


Шулай ук инвалид ул тәрбияләүче Рәсимә Арсланованың да, күпләр кебек, игътибардан күңеле тулды. Язмыш сынауларына дучар булганнарның күңеле аеруча нечкә, аның кылларын тибрәндерер өчен күп кирәкми, әнә шулай кечкенә бүләк тә җитә.


Сабантуйда Россиянең мактаулы доноры Любовь Баздревага да Азнакай технологик транспорт идарәсе коллективыннан бүләк тапшырылды.


Бәйрәмгә "Ак чишмә" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр һәм Актүбә коррекция мәктәбендә укучылар да чакырулы иде. Бу көнне күпләр үз чирләрен, авыртуларын онытып, рәхәтләнеп ял итте, төрле уен-бәйгеләрдә катнашты, татар вокаль ансамбле, "Сударушка" халык ансамбле солисткасы Татьяна Кудряшова, "Надежда" ансамбленнән Гүзәл Ильсова һәм Валерий Зиннәтуллин чыгышларын карап, хозурлык кичерде.

Бәйрәмне оештыруда мәдәният йортының "Пять с плюсом", "Арабески", "Экспресс" иҗат коллективлары да зур көч куйды, ә аларның җитәкчеләре Елена Баландина, Юлия Паняева, Лилия Фаздалова халыкны уеннарга тартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә парасабантуй узды