Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә хәйрия концерты узды

Язмыш безгә көтмәгәндә-уйламаганда җитди сынаулар әзерли. Аларны кайчагында ялгызың гына җиңеп тә булмый. Менә Ләйсән Җәләлова да япь-яшь килеш авыр чиргә дучар булган, баш миендә токсоплазмоз диагнозы белән 3 ай Казан клиникасында ята. Аңа Германиядә дәвалану өчен кичекмәстән акча кирәк. Чираттагы тапкыр актүбәлеләр Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында хәйрия концерты уздырып,...

Язмыш безгә көтмәгәндә-уйламаганда җитди сынаулар әзерли. Аларны кайчагында ялгызың гына җиңеп тә булмый. Менә Ләйсән Җәләлова да япь-яшь килеш авыр чиргә дучар булган, баш миендә токсоплазмоз диагнозы белән 3 ай Казан клиникасында ята. Аңа Германиядә дәвалану өчен кичекмәстән акча кирәк. Чираттагы тапкыр актүбәлеләр Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында хәйрия концерты уздырып, ярдәм кулы суздылар. Актүбә һәм Әлмәт артистларына кушылып бар зал җырлады. Ләйсәннең туганнары бистә башлыгы Роза Галиевага, мәдәният йорты администрациясенә, барлык артисларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә хәйрия концерты узды