Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә фольклор фестивале узды

Рус милли мәдәниятын халыкка җиткерү, аны саклау һәм үстерү максатларында Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында ачык район яшьләр фольклор фестивале узды. Анда 15 учреждениедән балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары, аерым башкаручылар катнашты. Фестиваль программасы бик бай иде: башта сайлап алу турлары, мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашулар үткәрелде. Тамаша кылырга килүчеләрне "Кураж" бию...

Рус милли мәдәниятын халыкка җиткерү, аны саклау һәм үстерү максатларында Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында ачык район яшьләр фольклор фестивале узды. Анда 15 учреждениедән балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары, аерым башкаручылар катнашты.

Фестиваль программасы бик бай иде: башта сайлап алу турлары, мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашулар үткәрелде.

Тамаша кылырга килүчеләрне "Кураж" бию ансамбле артистлары халык иҗаты матурлыгы дөньясына дәште. Альмира Галимханова һәм Анастасия Прохорова фестивальне бер сулышта бик күңелле итеп алып бардылар.

Актүбә балалар сәнгать мәктәбе баянчыларының халык көйләренә тезмәләре, баянчылар дуэты Артем Афанасьев һәм Камил Идиятовның, Артур Вәлиевның өздереп уйнаулары көчле алкышларга күмелде.

Шулай ук Алина Бәдертдинова, "Арабески" вокаль ансамбле, "Гармония" триосы башкаруында халык җырлары да йөрәк кылларын тибрәтте.

"Кураж" ансамбле, Благодатный авылы мәдәният йорты коллективы, Виктория Алчинова башкаруында фольклор-театральләштерелгән тамашалар да фестивальнең матур бизәге булды.

Чараның кунагы буларак чыгыш ясаган Юрий Хвалеев җитәкчелегендәге "Сударушка" халык вокаль ансамбле чыгышы - зур осталык үрнәге булды.

Ә "Элегия" һәм "Пять с плюсом" коллективларының халык биюләрен караганда аяклар ирексездән тыпырдап утырды.

Фестивальнең мәртәбәле кунаклары - Самара шәһәренең балаларга һәм яшьләргә эстетик тәрбия бирү үзәге педагогы Анастасия Алешина, "Традиция" гаилә фольклор-этнография студиясе җитәкчесе Артем Нейстеров башкаруында такмакларны да зал хушланып тыңлады. Алар фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.

Нина ХВАЛЕЕВА, мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә фольклор фестивале узды