Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Актүбә йолдызлар кабыза”

Гагарин исемендәге Мәдәният йортында ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган "Актүбә йолдызлар кабыза" X балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Ел саен фестиваль талантлы балаларны, яшьләрне җыя, күбесенә эстрада иҗатының төрле жанрларында үзенең көчен сынап карарга, тәҗрибәле остазлар, дуслар, фикердәшләр табарга, тамашачыны яулау мөмкинлекләре бирә. Быелгы унынчы юбилей гала-концерты коллективларның елдан-ел үсүен,...

Гагарин исемендәге Мәдәният йортында ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган "Актүбә йолдызлар кабыза" X балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.

Ел саен фестиваль талантлы балаларны, яшьләрне җыя, күбесенә эстрада иҗатының төрле жанрларында үзенең көчен сынап карарга, тәҗрибәле остазлар, дуслар, фикердәшләр табарга, тамашачыны яулау мөмкинлекләре бирә. Быелгы унынчы юбилей гала-концерты коллективларның елдан-ел үсүен, камилләшүен, яңа исемнәр ачылуын, районыбызның мәдәният күгендә яңа йолдызчыклар барлыкка килүен күрергә мөмкинлек бирде.

Сайлап алу туры яшь буенча өч төркем арасында 3 номинация буенча узды: вокал, сөйләм иҗаты һәм конферанс, рәсем иҗаты. Гадәттәгечә, фестивальдә гомумбелем, өстәмә белем бирү, мәктәпкәчә балалар, мәдәният учреждениеләре катнашты. 400 катнашучының 200гә якыны финалга чыкты. Иң осталары - фестиваль лауреатлары эстрада иҗатының ачык республика телевизион яшьләр «Созвездие-Йолдызлык-2012» фестиваленең зональ турында чыгыш ясадылар.

Җиңүчеләргә фестиваль кунаклары дипломнар тапшырды, иң яхшы теләкләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев