Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә эшчеләр бистәсендә Май чабу бәйрәме узды

Актүбә эшчеләр бистәсендә кышны озату - Масленица бәйрәме булды. Элек-электән бу көнне милли киемнәргә киенгән бәйрәм уздыручылар: "Эй, вставайте, лежебоки! Ведь у нас - Четверг широкий­. А на широкий четверок - гуляй весь денек! - дип сөрән салып, халыкны ярминкә мәйданына тамаша кылырга чакырып йөргәннәр. Безнең төрле милләт халык вәкилләре...

Актүбә эшчеләр бистәсендә кышны озату - Масленица бәйрәме булды.

Элек-электән бу көнне милли киемнәргә киенгән бәйрәм уздыручылар: "Эй, вставайте, лежебоки! Ведь у нас - Четверг широкий­. А на широкий четверок - гуляй весь денек! - дип сөрән салып, халыкны ярминкә мәйданына тамаша кылырга чакырып йөргәннәр.

Безнең төрле милләт халык вәкилләре тыныч, бердәм гомер кичерә торган Актүбә бистәсендә бәйрәмнәрне милләтләштерү, аеру-бүлү кебек гадәт юк. Моның ачык мисалы итеп әле генә зурлап билгеләп үтелгән, славян халкының гасырлардан килгән якты, яраткан традициясен олылау - кышны озату һәм язны каршылау бәйрәме - Масленицаны китерергә була.

Бу көнне Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты каршында эшләп килүче иҗат коллективлары, "Развитие" балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр актүбәлеләр һәм бистә кунаклары өчен төрледән-төрле уен, тамашалар, концерт номерлары әзерләделәр. Бәйрәмгә җыелган халык рәхәтләнеп ял итсен, күңел ачсын өчен алар бар тырышлыкларын куйдылар.

Актүбәлеләр бәйрәмгә гаиләләре белән җыелды, төрле уеннарда катнашты, уйнады, күңел ачты. Чөнки борынгы әби-бабаларыбыз Масленицаны күңелсез, боек уздырсаң, елың уңышсыз килә, дип санаганнар.

Масленицаның төп атрибуты - кояш, байлык символы булган түгәрәк беленнәрдән дә кунаклар бик теләп авыз итте. Кыш карачкысын яндыру - тамашаның кульминация ноктасы булды.

Юлия ПАНЯЕВА,

үзешчән сәнгать методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә эшчеләр бистәсендә Май чабу бәйрәме узды