Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсенең “Сударушка” ансамблен Казан тамашачысы үз итте

Рус җырларын башкаручыларның "Батырлыкка безне "Катюша" рухландырды" исемендәге VII республика конкурсының өч турында да уңышлы чыгыш ясап, Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты каршында эшләүче "Сударушка" халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Юрий Хвалеев) Казан шәһәрендә буласы гала-концертта катнашу хокукына ия булган иде. Ул 22 апрель көнне башкалабызның "Ак Барс" Яшьләр үзәге...

Рус җырларын башкаручыларның "Батырлыкка безне "Катюша" рухландырды" исемендәге VII республика конкурсының өч турында да уңышлы чыгыш ясап, Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты каршында эшләүче "Сударушка" халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Юрий Хвалеев) Казан шәһәрендә буласы гала-концертта катнашу хокукына ия булган иде.

Ул 22 апрель көнне башкалабызның "Ак Барс" Яшьләр үзәге концерт залында узды. Анда барлык турларда да катнашкан 60 коллективтан иң яхшылары дип сайлап алынган 25 е, шулар арасыннан Азнакай муниципаль районын тәкъдим итүче безнең "Сударушка" ансамбле дә бар иде.

Әлеге мәртәбәле конкурсны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы каршындагы милли-традицион культураны үстерү үзәге оештырды һәм ул чын бәйрәмгә әверелде. Яшьләр үзәгенә керә-керешкә рус җырлары яңгырады, эчтә кул эшләре күргәзмәсе эшләде, шунда ук милли эшләнештәге сувенирлар сатылды.

Залның шыгрым тулы булуы үзе үк тамашачының рус җырларына булган тирән мәхәббәте турында сөйләде. Гала-концертны оештыручылар программаны лирик, күңел җилкеткеч, патриотик һәм, билгеле инде, Бөек Ватан сугышы чоры җырларын да кертеп төзегәннәр.

Бу аларның зур отышы булды. Залда утыручыларның күбесе түзә алмады, башкаручыларга кушылып үзләре дә җырлады. Чыгыш ясаучыларга һәм аларны җылы кабул иткән тамашачыга карап рус җырының һәр милләт вәкиле өчен дә якын булуын, халыкларны берләштерүен күрү күңелне сөендерде.

Зәвыклы тамашачы безнең "Сударушка" вокаль ансамбле чыгышын да шулай якын кабул итте, көчле кул чабулар белән сәхнәгә каршы алды һәм озатып калды.

Нина ХВАЛЕЕВА,

Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты директоры,

Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсенең “Сударушка” ансамблен Казан тамашачысы үз итте