Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсенең "Сударушка" ансамбле «Каравон»да чыгыш ясады

Бәйрәмгә килүчеләр 10 мең кешедән артык иде. Анда 130 вокаль һәм фольклор, шул исәптән Россиянең 5 төбәгеннән 9, Татарстан районнарыннан 64, Казаннан - 30, Лаеш районыннан 20 коллектив чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Үзәк телевидениенең "Уйна, гармонь" программасын төшерү төркеме дә хөрмәтле кунак булды. Бәйрәмдә сәхнә,...

Бәйрәмгә килүчеләр 10 мең кешедән артык иде. Анда 130 вокаль һәм фольклор, шул исәптән Россиянең 5 төбәгеннән 9, Татарстан районнарыннан 64, Казаннан - 30, Лаеш районыннан 20 коллектив чыгыш ясады.

Фестивальдә катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Үзәк телевидениенең "Уйна, гармонь" программасын төшерү төркеме дә хөрмәтле кунак булды. Бәйрәмдә сәхнә, театр, уен, балалар мәйданчыклары эшләде, сәүдә гөрләп торды.

Быел ул "Күпйөзле каравон" шигаре астында узды һәм аның идея нигезен йолалардан торган чыгышлар тәшкил итте. Төп сәхнә белән рәттән өч кече мәйданчык та эшләде. Безнең "Сударушка" ансамбленә үзәк мәйданда чыгыш ясау хокукы бирелде.

Нина ХВАЛЕЕВА, Мәдәният йорты директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсенең "Сударушка" ансамбле «Каравон»да чыгыш ясады