Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә Мәхәббәт күпере төзегәннәр

Актүбә халкы белән якыннан аралашкан саен аларның тырышлыгына, бердәмлегенә, үзара якын, дустанә мөнәсәбәтләренә ныграк сокланасың. Алар җир җимертеп эшли дә, күңелләрен биреп бәйрәм дә итә беләләр... Бистә базары янындагы элекке сарайлар урынын тигезләп, яңа паркка нигез салу эшенә тотынганнарына да әле айга якын гына вакыт үтеп китте. Ә бүген инде...

Актүбә халкы белән якыннан аралашкан саен аларның тырышлыгына, бердәмлегенә, үзара якын, дустанә мөнәсәбәтләренә ныграк сокланасың. Алар җир җимертеп эшли дә, күңелләрен биреп бәйрәм дә итә беләләр...

Бистә базары янындагы элекке сарайлар урынын тигезләп, яңа паркка нигез салу эшенә тотынганнарына да әле айга якын гына вакыт үтеп китте. Ә бүген инде ул буялган тимер коймалар белән әйләндереп алынган, махсус технология буенча утыртылган йөзләрчә төп чыршы-нарат үсентеләре аерым бер гүзәллек өстәп торган ял паркына әверелгән.

Биләмә эче юллары асфальтланган. Яңа өйләнешүчеләр, Мәхәббәт күпере аллеяләре, балалар өчен уен, яшүсмерләргә волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары иң таләпчән ял итүченең дә эстетик зәвыгын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә башкарылган. Бакча юлларының ике ягында да артлы эскәмияләр тезелеп киткән. Алар арасында хәтта "Татулашу урыны" дип аталганы да бар. Ә инде берничә мең тамашачыны сыйдырган парк уртасындагы бәйрәмчә бизәлгән, җыр-музыка авазлары бөркегән зур сәхнә - шушы бербөтен композициянең сокландыргыч таҗы булып тора.

...Яңа паркны актүбәлеләргә кулланышка тапшыру тантанасы зур даталар - Республика, Нефть-газ чыгару сәнәгате хезмәткәрләре, Актүбә бистәсе көннәре, Татарстанда нефть чыгара башлауның 70 еллыгы алдыннан - 29 август кичендә булды. Аны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты, кыска гына вакыт эчендә актүбәлеләргә мондый зур бүләк хәзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен "Татнефть" компаниясе җитәкчелегенә, Азнакай нефтьчеләренә, төзүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде, бәйрәмгә килүчеләрне районның бүгенге югары күрсәткечләре белән сөендерде.

-Ирешелгән уңышларда актүбәлеләр керткән өлеш тә гаять зур, - диде ул һәм муниципаль район, Актүбә бистәсенең икътисади һәм социаль үсешенә, аның данын күтәрүгә үзләренең лаеклы өлешләрен кертүчеләргә сертификатлар, район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырды.

"Азнакайнефть" җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган идарә җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев Актүбә нефтьчеләре хезмәтен югары бәяләде һәм Актүбәнең киләчәктә Алтын түбә дәрәҗәсенә күтәрелүен теләде.

Якташларын Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева да тәбрикләде.

Котлаулар бистә Мәдәният йортының хореография түгәрәкләрендә тәрбияләнүче төрле яшьтәге балалар чыгышы белән аралашып барды.

Бу урында кечкенә генә чигенеш ясау, бәйрәмнең нинди дәрәҗәдә узуына бәйле кайбер үзенчәлекләрне искәртеп үтү кирәктер. Ул да булса, программаның киңкырлылыгы, алып баручыларның артистлык, тамашачыларны үзләренә җәлеп итү сәләте. Бу мөһим таләпләрнең тулысынча үтәлеше ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре Нина Хвалеева белән Илсур Мәдъяров төзегән программада, чыгышларында ачык сизелә. Алар бер генә нюансны да читтә калдырмаганнар. Бәйрәм номерларына озак еллар бергә яшәүче өлкәннәр дә, яңа гына өйләнешүче парлар да, өч кечкенә игезәк баласы булган гаилә дә урын алган. Аларның чыгышы, тәҗрибәле режиссер куйган театральләштерелгән күренешләр булып, тамашачы күңеленә озакка сеңеп калды.

Тантана азагында туй киемендәге яшь парлар Яңа өйләнешүчеләр аллеясе күперендәге ал тасманы кисүдә катнаштылар, истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.

Бәйрәм тантанасын "Азнакай" квартет төркеме, республиканың популяр эстрада җырчылары Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Фирдүс Тямаев чыгышлары дәвам итте.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә Мәхәббәт күпере төзегәннәр