Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә балаларын машинада махсус кәнәфигә биш әтинең берсе генә утырта

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Денис Гринин менә берничә ел инде Актүбә бистәсендәге безнең 5 нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул чираттагы ата-аналар җыелышында да катнашты һәм "Сабый. Юл. Куркынычсызлык" темасына чыгыш ясады. Районда балалар травматизмының торышы белән таныштырды, сабыйлар...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Денис Гринин менә берничә ел инде Актүбә бистәсендәге безнең 5 нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Ул чираттагы ата-аналар җыелышында да катнашты һәм "Сабый. Юл. Куркынычсызлык" темасына чыгыш ясады.

Районда балалар травматизмының торышы белән таныштырды, сабыйлар өчен автоҗайланмаларны сайлау һәм куллану буенча киңәшләрен бирде. Махсус утыргычлардан файдаланмау сәбәпле килеп чыккан коточкыч очраклар турында сөйләде.

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус чыгарылган брошюралар, буклетлар, "Добрая Дорога Детства" газетасы саннарын таратты. Кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бакча педагоглары "Ата мәче, Әтәч һәм Төлке" әкиятенең юл йөрү куркынычсызлыгына туры китереп үзгәртелгән вариантын күрсәтте. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина уздырылды. Анда җиңүчеләргә "таныклык"лар тапшырылды.


Ә җыелыш алдыннан гына бакча тәрбиячеләре инспектор Денис Гринин уздырган "Автоутыргыч - балаларга" акциясендә катнашканнар иде. Гафу итмәслек хәл: тикшерү барышында балаларын автомобильгә утыртып йөртүче биш әти-әнидән берсенең генә махсус кәнәфидән файдалануы ачыкланды.


Татьяна САВЕЛЬЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә балаларын машинада махсус кәнәфигә биш әтинең берсе генә утырта