Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсе башлыгы ветеранны туган көне белән котлады

Ишле гаиләдә туган балаларны тормыш үзе бик иртә әти-әни кулы арасына кертә. Шунсыз мөмкин дә түгел - йөкне бергәләп тартканда гына җиңел. Алты балалы Сабирҗановлар гаиләсендә дә шулай булган. Шамил да, башка чордашлары кебек, кечкенәдән ихатада эшләп үскән, сигезенче сыйныфны тәмамлагач та колхозда эшли башлаган. Сугыш турында хәбәрне дә ул...

Ишле гаиләдә туган балаларны тормыш үзе бик иртә әти-әни кулы арасына кертә. Шунсыз мөмкин дә түгел - йөкне бергәләп тартканда гына җиңел. Алты балалы Сабирҗановлар гаиләсендә дә шулай булган. Шамил да, башка чордашлары кебек, кечкенәдән ихатада эшләп үскән, сигезенче сыйныфны тәмамлагач та колхозда эшли башлаган. Сугыш турында хәбәрне дә ул басуда чакта ишетә.
Авылда ир-егетләр көннән-көн кими, 1943 елда аның кебек унсигезе тулган яшьләргә дә чират җитә. Хәрби хәзерлекне Суслонгерда үтә. Аннан сугышка - Украина фронтына җибәрелә. Бик күп шәһәр-авылларны фашистлардан азат итүдә катнаша, берничә тапкыр яралана. Немец гаскәрләрен җиңгәннән соң Кавказда чик буен саклый. Хәрби батырлыклары өчен Шамил Сабирҗанов Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнә. 1950нче елда туган якларына әйләнеп кайткан солдатны җан өзгеч хәбәрләр белән каршылыйлар: әнисе үлгән, әтисе, ике абыйсы сугыш кырында ятып калган…
Сабирҗановлар гаиләсе Актүбәгә 1957 елда килеп төпләнә. Шамил һәм Саимә 5 бала үстерәләр. Гаилә башлыгы башта төзү-монтаж идарәсендә, аннары лаеклы ялга чыкканчы нефть тармагында оператор булып эшли. Ул элеккеге коллегаларының да, бистәдәшләренең дә кадер-хөрмәтенә ия. Саимә ханым белән гаилә коруларына да 62 ел тулган! Инде өлкән яшьтә булсалар да, тормыштан тәм табып, һәр көнне хәрәкәттә, балалары, оныклары бәхет-куанычларына сөенеп гомер итәләр.
Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсе башлыгы ветеранны туган көне белән котлады