Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева уңышлар һәм башкарасы эшләр турында сөйләде

Үзенең алга киткән инфраструктурасы, яшәүчеләре хаҗәтен канәгатьләндерерлек дәрәҗәдәге социаль объектлары, ирешкән уңышлары белән бергә хәл ителәсе проблемалары да җитәрлек булган Актүбә эшчеләр бистәсе халык саны һәм үзенең социаль-икътисади халәте буенча, Азнакай шәһәреннән кала, районда икенче урында тора. Муниципаль берәмлек башлыгы Роза Галеева белән бүгенге әңгәмәбез - Актүбә Советы һәм аның...

Үзенең алга киткән инфраструктурасы, яшәүчеләре хаҗәтен канәгатьләндерерлек дәрәҗәдәге социаль объектлары, ирешкән уңышлары белән бергә хәл ителәсе проблемалары да җитәрлек булган Актүбә эшчеләр бистәсе халык саны һәм үзенең социаль-икътисади халәте буенча, Азнакай шәһәреннән кала, районда икенче урында тора. Муниципаль берәмлек башлыгы Роза Галеева белән бүгенге әңгәмәбез - Актүбә Советы һәм аның башкарма комитетының беренче ярты еллыкта башкарган эшләре турында.

- Безнең җирле үзидарәнең вәкаләтле органы булып 10 округтан сайланган депутатлар Советы тора. Алар белән ярты ел эчендә 5 утырыш уздырдык. Анда бистә тормышчанлыгына кагылышлы 16 мөһим мәсьәлә каралды.

Халык белән эшләүгә аеруча игътибар бирәбез. Һәр айның соңгы җомгасында 17 сәгатьтә депутатлар, һәр атнаның сишәмбесе көнне 16 сәгатьтә муниципаль берәмлек башлыгы сорау-мөрәҗәгать белән килүчеләрне кабул итә. Айның соңгы пәнҗешәмбесендә оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш үткәрелә. Алты айда телдән 169 һәм язмача 55 мөрәҗәгать керде.

-Халык белән аралашу вакытында аеруча нинди сораулар күтәрелә һәм очрашуның нинди юлларын нәтиҗәлерәк дип саныйсыз?

-Сораштырулардан күренгәнчә, халыкны, беренче чиратта, йортларга, фатирларга капиталь ремонт уздыру, урамнарны, кварталларны төзекләндерү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, бакча шәркәтләренә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук тузган торак проблемасы борчый.

Бу өлкәдәге эшчәнлегебезнең отышлы юлы дип халык белән турыдан-туры аңлашуны саныйбыз. Шул максаттан хезмәт коллективларында очрашулар оештырабыз, бистәдә яшәүчеләр белән җыеннар уздырабыз. Анда Актүбә, районның бүгенгесе һәм аларның алга билгеләнгән үсеш юллары белән таныштырабыз. Шулай да бистә программасына кертелгән ишек алды бәйрәмнәрен уздыруны нәтиҗәлерәк дип саныйм. Чөнки җыр, бию, спорт уеннары, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашучыларны хөрмәтләү кебек рәсми булмаган шартларда йорт биләмәсен төзекләндерү ише җитди мәсьәләләр дә җиңел хәл ителә. Нәкъ менә ике як катнашында уздырылган чаралар, ачыктан-ачык әңгәмәләр вакытында гына халыкта башкарасы эш өчен җаваплылык хисе арта, бергәләп эшләгәндә куйган максатка ирешеп буласын аңлый.

-Бистәне төзекләндерүгә бюджеттан күпме акча бүленде?

-Гомуми керем күрсәткече 1 июльгә 27 млн 937 мең 966 сум иде. Шуның 15 млн 482 мең 400 сумы максатчан эшләргә тотылды. Моңа урам утлары һәм техник карау, юлларга агымдагы ремонт ясау, кышын-җәен аларны тиешле халәткә китерү, бистә биләмәсен яшелләндерү, мунча хезмәтләренә дотация, зиратларны, мемориал комплексын, ачык бассейнны карап тоту, табигатьне саклау чаралары һ.б. керә.

-Торак йортларны капиталь ремонтлау программасында елның-елында Актүбә актив катнаша. Соңгы вакытларда ничә йорт яңартылды һәм аларда яшәүчеләр төзүчеләр эшеннән канәгатьме?

-2011-2012 елларда бистәдә капремонт программасы буенча 30 млн. сумнан артыкка төшереп 10 йортка капиталь ремонт ясалды. Быел 5 йортта ремонт алып бару өчен 17 млн 575 мең сум бирелде. Бүгенге көндә аларның барысында да эш бара. Үзебезнең "Жилкомсервис" ҖЧҖ төзүчеләре Губкин урамындагы 18, Лесная урамындагы 26 нчы йортларда эшли. Беренчесендә салкын су, канализация системаларының 80 проценты, җылылык челтәренең 27 проценты, икенчесендә җылылык белән тәэмин итү торбаларын алыштыру яртылаш, салкын су, канализация системасын яңарту тулысынча тәмамланды.

Калган 3 йортта - Комаров, 20, Нефтьчеләр, 6, Татарстан урамындагы 1 йортларда "Стройремсервис" җәмгыяте эшли. Беренче объектта салкын су һәм канализация торбалары тулысынча алыштырылды. Хәзер җылылык системасы ремонтлана. Икенчсендә йорт түбәсен ябуның 60 проценты башкарылды инде. Өченчесендә - бина фасадының яртысыннан артыгы җылытылды.

Төзү оешмалары үз эшләренә 5 еллык гарантия бирәләр. Тикшерү вакытында комиссия тарафыннан ачыкланган яки эш барышында әлеге йортларда яшәүчеләр күрсәткән кимчелекләр вакытында төзәтелә.

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән яңа парк өчен җир биләмәсе билгеләнде. Күп балалы гаиләләргә 49, "Монолит" микрорайонындагы шәхси төзелешкә 39 җир участогы бүлү эше алып барыла. Соңгылары өчен яңа - Өмет урамы булдырылды.

-Бистәнең төзекләнүе, санитар торышының яхшыруы, яшелләнүе кебек уңай үзгәрешләр соңгы елларда үзен аеруча сиздерә. Моңа ничек ирешәсез?

-Әйтик, Актүбә муниципаль берәмлеге башкарма комитеты төзегән план нигезендә, 20 март көнне бистә биләмәсендә эшчәнлек алып баручы оешма-предприятиеләр катнашында су басуга каршы чаралар үткәрдек, барлык су үткәргечләрне чистарттык. Экология культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында уздырылган икеайлык барышында гомумбистә өмәсе уздырдык. "ТНГ "ЛенГИС" һәм "ТеплоЭнергосервис" ҖЧҖләрдән кала, барлык оешмалар да анда актив катнашты.

Бистәнең яшьләр советы башлангычы белән 15 май өмәсендә Сабан туе мәйданы һәм аның тирә-ягындагы урман эче чистартылды, 6 машина чүп-чар чыгарып түгелде. 18 май - Урман утырту көнендә урам агачларына 500 төп үсентесе өстәлде. Шул ук көнне Актүбә башкарма комитетының ЗАГС бүлеге оештырган "Балаң туды - агач утырт" акциясе булды. Яңа өйләнүчеләр аллеясенә яшь әти-әниләр үзләренең исемле агачларын утыртты.

Июнь аенда яшьләр советы башлангычы белән "Хыял" бакчачылык ширкәте биләмәсен санитар чистарту булды, 9 машина чүп чыгарылды. Рөхсәт ителмәгән җирләрдәге чүп ташлау урыннарын бетерү һәм "Ислах" мәчете яннарын чистарту буенча яшьләр ике өмә уздырды.

- Бу мәсьәләләрдә җаныгызга тынгылык бирми торган проблемалар калдымы әле?

-Бар андыйлар. Шуларның берсе - бакчачылык ширкәтләрендәге санитар халәтнең норма кысаларына туры килмәве. Кайбер бакчачыларның җавапсызлыгы аркасында бакча биләмәләрендә күпләгән чүп өемнәре барлыкка килә. Әлеге хәл табигатьне бозып кына калмый, янгын чыгу куркынычын да арттыра. Мондый күренешләрне бетерү буенча таләпләрне тагын да катгыйлатырга туры киләчәк.

Икенчесе - кайчандыр бистәнең горурлыгы булган чишмәләребезнең ташландык хәлгә калуы. Һәрберсенең аерым предприятие карамагына беркетелүенә карамастан, аларның эстетик торышына - искергән, ватылган җиһазларын яңартуга, ремонтлауга, коеларын чистартуга, тирә-ягын басып киткән чүп үләннәрен утауга игътибар бирүче юк. Җыелган чүп-чар сирәк чыгарыла яки бу эшкә игътибар бөтенләй бирелми.

Шәхси секторда яшәүчеләр арасында да йорт яннарын карап-көйләп тотмаучылар, чүп үләннәрен чапмаучылар, урам ягына төрле төзелеш материаллары өючеләр бар әле. Полиция вәкилләре белән берлектә уздырылган рейдлар вакытында төзекләндерү таләпләре үтәлеше дә тикшерелә. Кабул ителгән кагыйдәләрне бозучыларга карата беркетмәләр төзелә, кисәтүләр ясала.

-Бистә тормышчанлыгы белән танышканда күңелдә җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеге белән кызыксыну да уяна...

-Җирле үзидарә органнарының халык белән аралашуын тәэмин итү максатыннан оештырылган әлеге берләшмәләр үз вазифаларын белеп, җиренә җиткереп башкара, дип әйтә алам. Бездәге ветераннар, яшьләр, хатын-кызлар советларының, инвалидлар җәмгыяте башлангач оешмасының агымдагы елга төзелгән үз эш планы бар. Болардан тыш, Актүбә муниципаль берәмлеге башкарма комитеты оештырган барлык чараларда - гомумбистә тантаналарында, бәйрәмнәрдә, төзекләндерү һәм яшелләндерү өмәләрендә дә актив катнашалар.

Җәмәгатьчелек берләшмәләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген яхшырту максатыннан бистә администрациясе аларга аерым бүлмә бирде, һәрберсенең эш графигы билгеләнде.

- Быелның нинди иң якты истәлеге күңелегезгә кереп калды?

-Казанда узган Бөтендөнья Универсиадасы, анда Актүбә кызы Светлана Крашенинникованың чыгыш ясавы, призлы урын алуы булгандыр, мөгаен. Мин анда үзебезнең бистәбез өчен әйтеп бетергесез горурлык хисләре кичердем...

- Роза Алмасовна, башкарган эшләрегез сөендерә. Икенче ярты еллыкка нинди планнарыгыз бар?

- Алда тузган торак, ишек алларын төзекләндерү, квартал эче юлларына агымдагы ремонт үткәрү, парк, ТБО полигонын төзү, бистә мунчасын ремонтлау, Каенлы микрорайонындагы юллар һәм су мәсьәләләрен хәл итү тора.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наил АБДУЛЛИН

Бистә администрациясеннән алынган рәсемнәр файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева уңышлар һәм башкарасы эшләр турында сөйләде