Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләр белән очрашты

Актүбәлеләр тормышында шәхси бакчалар элек-электән мөһим урын тотты. Ул аларны ел буена туендыручы да, эш һәм ял урыны да булды. Эшчеләр бистәсе биләмәсендә 3 бакчачылык ширкәте бар. Әлеге коммерцияле булмаган берләшмәләрнең көндәлек эшчәнлекләрендә әледән-әле төрле проблемалар туып тора. Аларның кайберләрен хәтта район һәм бистә җитәкчелеге ярдәменнән башка хәл дә итеп...


Актүбәлеләр тормышында шәхси бакчалар элек-электән мөһим урын тотты. Ул аларны ел буена туендыручы да, эш һәм ял урыны да булды.

Эшчеләр бистәсе биләмәсендә 3 бакчачылык ширкәте бар. Әлеге коммерцияле булмаган берләшмәләрнең көндәлек эшчәнлекләрендә әледән-әле төрле проблемалар туып тора. Аларның кайберләрен хәтта район һәм бистә җитәкчелеге ярдәменнән башка хәл дә итеп булмый.

Шуларны исәпкә алып, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева 28 май көнне бакчачылык ширкәтләре әгъзаларының Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашуын оештырды. Анда шулай ук район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Наил Вәлиев, бистә башкарма комитеты, полиция бүлекчәсе, торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре, бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашты.

Җыенга килүчеләр алдында ширкәт рәисләре Роза Мәхмүтова ("Хыял") һәм Мурат Кулиев ("Гөлбакча") бер ел эчендә башкарган эшләренә кыскача йомгак ясадылар, бүгенге көндә кичекмәстән хәл итәсе җитди проблемаларны атадылар.

Бистә халкы өчен аларның иң мөһиме - бакчаларны су белән тәэмин итү. Җыенда катнашучыларның төп фикере: су булса - уңыш та булачак, иде.

Район башлыгына бакчачылык буенча гына түгел, бистә тормышчанлыгы турындагы фикерләр һәм теләкләр дә күп булды. Марсель Зөфәр улы аларның барысын да игътибар белән тыңлады, бистә муниципаль органы, аның башкарма комитеты җитәкчелегенә, предприятие-оешма вәкилләренә күтәрелгән мәсьәләләрне тиз арада хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде.

Шулай ук булачак яңа парк төзелеше мәсьәләләрен хәл итү буенча да эшлекле сөйләшү булды. Марсель Шәйдуллин бу эштә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Ә без - актүбәлеләр, ул биргән вәгъдәләрнең бер вакытта да буш сүз генә булып калмаганын бистәдә барган уңай үзгәрешләрдән күреп, белеп торабыз.

Алина БАЙБУЛАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бакчачылары проблемалары хәл ителәчәк