Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә ат спорты мәктәбендә яңа манеж ачылды

“Татнефть” җәмгыяте республиканың көньяк-көнчыгышындп ат спортын һәм ат үрчетүне үстерүгә бәйле 2016-2020 елларга исәпләнгән программа кабул иткән иде.

Бүген аның кысаларында Актүбә ат спорты мәктәбендә заманча ябык манеж кулланылышка тапшырылды
Аны ачу тантанасында “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка кунаклар катнашты. 

 

- Нефтьчеләр кабул иткән программа нигезендә ат спорты мәктәпләренең һәркайсын үстерү каралган. Алдагы елларда Нурлатта, Алабугада да шундый ук манежлар төзеләчәк, - диде Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышында.


Агач конструкциядән ясалган манеж барлык заманча таләпләргә туры килә. Мәйданга Ульяновск шәһәреннән кайтарылган махсус ком түшәлгән. Ул аскы яктан автоматик рәвештә дымландырылып тора.
1996 елдан бирле эшләүче ат спорты мәктәбендә бүген 46 токымлы ат бар. Биредә шулай ук 11 пони да асрала.


Мәктәптә йөзгә якын бала ат спортының конкур һәм выездка кебек олимпия төрләре белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев