Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аккош каргышы

Бер гөнаһсыз җаннарны кыйган вәхшине каргыш-рәнҗешләр менә шулай үз гомере белән түләтте.

Туган җиребезне үзгә бер сихри ямьгә төреп, быел да бераз көттеребрәк кенә яз килде. Болын-кырларны, урман, елга буйларын йомшак җылы җилләр назлап үпте. Аяз һаваларда төркем-төркем булып тезелгән кошлар чылбыры шәйләнде.

Зәңгәр толымлы Ык буйларын бизәп, быел да парлап дистәләгән аккошлар кайтты. Аларның әкияти матурлыкларына сокланмаган, күңел кыллары тибрәнмәгән битараф кешеләр калдымы икән? Мөгаен юктыр дияр идем дә, кылт итеп танышым сөйләгән бер вакыйга искә төшеп, кабат уйланырга, фикерләремне үзгәртергә мәҗбүр итте. Әйе, әлеге күз явын алырлык гүзәллеккә дә пычрак кулларын сузучы явыз ниятле кешеләр арабызда әле дә очрап тора шул, кызганычка каршы...

М.га аучылык кәсебе ата-бабасыннан сеңгәндер, күрәсең. Кечкенәдән аларга ияреп ауга йөргән сабый беренче мәлләрдә һавадан атып төшерелгән кошларның, җаны кыелган киек җәнлекләрнең күзләрендәге сагыш һәм рәнҗү чагылышын күреп, тыела алмый үксеп еласа да, тора бара артык хафаланмый торган тупас бер җансыз, таш бәгырьле адәмгә әверелде.

Бабасы да, әтисе дә әллә ничек кенә сәер рәвештә дөнья куйдылар. Бабасы мунчада ис тиеп аңсызланып ике көн интегеп ятканнан соң вафат булса, әтисе тәмам тамагыннан су да үтмәслек дәрәҗәгә җитеп, яман чирдән корып-кибеп китеп барды. Әмма М.ны азартлы һөнәреннән бу сәер хәлләр генә туктатып кала алмады шул. Әллә нинди бер кыргый хис аның бөтен җанын биләп алырга өлгергән иде инде.

Ул язны да туган якларны сагынышып, бик күп кыр казлары, торналар, аккошлар кайтты елга-күлләргә. Әй рәхәтләнде соң М. шул бер гөнаһсыз кошларның җанын кыеп. Ризык җитмәүдән дә түгел, бары аңын томалап, тормыш рәвешенә әйләнгән иде инде аның бу шашынулы шөгыле...

Аеруча да, бөдрә талларга сыенып утырган түгәрәк күлдәге парлы аккош канын нык кыздырды аның. Чөнки берничә көн элек кенә килгән әлеге кошлар артыннан күпме генә сагалап йөрсә дә, никтер явыз ниятен тормышка ашыра алмый. Я бер, я икенче каршылык туып кына тора шунда. Шулай да, көннәрнең берендә үз дигәненә барыбер иреште.

Таң беленер-беленмәс үк, бөтен тәненә таралган кыргый рәхәт бер калтыранудан ләззәтләнә-ләззәтләнә, түгәрәк күлгә юл алды. Ә анда бөдрә таллар ышыгында бер-беренә сыенышып горур гына парлы аккош йөзеп йөри иде. Әнә, әнкә аккош, әткә аккошка үзенең мәхәббәтен белдерергә теләгәндәй, башын кыйгач салып, ап-ак канатлары белән салмак кына парының иңнәренә кагылып алды.Тегесе дә җавап рәвешендә сөйгәненең муенына башын терәде. Әйтерсең лә, бу аларның үзләре дә белештерми бер-берләре белән соңгы кат бәхилләшүләре иде...

Шулчак һаваны ярып, ике тапкыр ату тавышы яңгырады. Тирә якка зәһәр дары исе таралды. М. озын кунычлы кереш итекләрен киеп, табышы артыннан күлгә атлады. Әйтерсең лә, шушы мескен аккошларда булган аның бар тормышының яме, мәгънәсе...

Табышының берсен кулга төшереп, икенчесенә үрелгәндә явызның көтмәгәндә мылтыгы суга килеп төште. Авыз эченнән ямьсез мыгырданса да, әнкә аккошны эләктерә алмады ул, чөнки анысының канат очы гына яраланган иде. Әткә аккош җан бирер алдыннан гәүдәсе белән аны капларга өлгергән булган, күрәсең. Әнкә аккош бар көчен җыеп һавага күтәрелде. Өенә таба атлаучы М.ның артыннан үзәк өзгеч тавыш белән ачыргаланып кычкыра-кычкыра очты ул. Ахырда, парына берничек тә ярдәм итә алмаячагын аңлады бугай мескенкәй, соңгы көчен җыйнап биеккә-биеккә күтәрелде дә, яшен тизлеге белән атылып, М.ның аяк очына килеп төште. Бу хәлдән бәгыре туң күчәнгә әйләнгән ир дә имәнеп китте. Парсыз калган аккошларның шул рәвешле үз-үзен һәлак итүен ул берничә кешедән ишетеп белә иде. Шулчак җанын ниндидер шом биләп алды.

Табышын хатынына сүзсез генә кертеп атты да, үзе аш бүлмәсенә кереп, стаканга калтырана-калтырана хәмер койды. Бер тында эчеп куйды. Тагын салды, тагын эчте, әмма хәмер никтер алмады аны.

Хатыны иренең холкын белгәнгә, артык берни дә төпченеп тормады, аккошларның йонын йолкырга дип мунчага таба атлады. Үзе күңеленнән: ”Ярый әле кызыбызны вакытында әбисенә җибәргәнмен, юкса бу кошларны җәлләп елар иде тагын”, - дип уйлап куйды.

Бер-бер артлы ризыксыз гына кабул иткән хәмер тора-бара үз эшен эшләде. Гәүдәсе оеый башлаган ир өстәл артында гына тәмәке кабызып җибәрде. Хәмер белән тәмәке бергә кушылып, аны бөтенләй изрәтте. Башын өстәлгә салып, шундук гырлый да башлады. Мизгел эчендә ут бөтен өй эчен камап алды. Хатыны шарт-шорт килгән тавышларга сискәнеп, мунчадан йөгереп чыкканда, йорт инде дөрләп яна, кырына якын килерлек түгел иде.

М.ның күмерләнгән гәүдәсен икенче көнне генә хәрәбәләр арасыннан көчкә җыеп алдылар. Бер гөнаһсыз җаннарны кыйган вәхшине каргыш-рәнҗешләр менә шулай үз гомере белән түләтте.

Гөлчәчәк Садретдинова

"Маяк" архивыннан

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев