Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акчабыз кая китә?

ТСЖ барлыкка килгәч, счет-квитанцияләрдә «хезмәт төрләре» аеруча күбәеп китте. Менә «Исәп-хисап приборлары кую» турындагы 21 нче графа. Нигә бездән шулкадәр күп акча алалар? Әллә аны көн саен алмаштырып торалармы? Алтыннан коелмагандыр бит инде ул? 22 нче графада «Җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәренә техник хезмәт күрсәтү». Бу...

ТСЖ барлыкка килгәч, счет-квитанцияләрдә «хезмәт төрләре» аеруча күбәеп китте.

Менә «Исәп-хисап приборлары кую» турындагы 21 нче графа. Нигә бездән шулкадәр күп акча алалар? Әллә аны көн саен алмаштырып торалармы? Алтыннан коелмагандыр бит инде ул?

22 нче графада «Җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәренә техник хезмәт күрсәтү». Бу исәпләү челтәре кайда ул? Нинди техосмотр? Килеп караганнарын да күргән юк. Ай азагында күрсәткечләрне бер тапкыр тикшереп китәләр дә бетте. Шушы да булдымы «ТО»?

«Маяк»газетасы аша җавап биреп булмасмы икән?

М.КАШАПОВ

Укучыбызның борчулы хатын без торак коммуналь хуҗалыгы департаментына җибәрдек һәм аннан түбәндәге җавапны алдык:

«Исәп-хисап приборларын кую» - күпфатирлы йортның подвал биналарына куелган гомумйорт исәп приборларын урнаштыру өчен лизинглы түләүләрне үлчәү графасы. Әлеге приборларны куюны үз өстенә алган компания, аларны лизинг кертемнәре исәбенә сатып ала. Бу сумма пропорциональ рәвештә 5 елга яки 60 айга бүленгән һәм ул ай саен түләнә.

Исәп челтәренә техник күзәтү («ТО узлов учета») дип язылган графа техник хезмәт күрсәтүгә: җылылык энергиясен исәпләү күрсәткечләрен алу керә (айга бер тапкыр), агымдагы мәгълүматларга анализ, җиһазлар эшчәнлегенә бәя бирү; датчикларны көйләү; җылылыктан файдалануның килешүдә каралганына туры килү-килмәве; җылылык, салкын һәм җылы су чыгымнары турында отчетлар төзү һәм аларны җылылык белән тәэмин итү оешмасына тапшыру; монтаж һәм демонтаж эшләре, фильтр, насос һәм башкаларга ревизия, көйләү эшләре һәм башкалар. Исәп приборларын урнаштырганнан соң, фатир хуҗалары, норматив буенча түгел, ә бары тик кулланылган җылылык энергиясе, салкын һәм кайнар су өчен генә түлиләр. Исәп приборларын кую җылылык челтәренең сыйфатын контрольгә алырга, күрсәтелмәгән һәм сыйфатсыз хезмәт өчен түләүләрне киметергә мөмкинлек бирә. Алга таба җылылык энергиясенә, суга тарифлар күтәрелгәндә, исәп приборлары куелган яшәүчеләрнең куймаганнарына караганда түләүләре шактый аз була. Чөнки тарифлар исәп приборы исәпләгән җылылыкка һәм суга гына артачак.

Җәй көне җылылык өчен түләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев