Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ак калфак” солдатларны Яңа ел белән котлады

Яңа елны каршыларга әзерлек барган бу көннәрдә “Ак калфак”ның Азнакай район оешмасы ханым-туташлары илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үтүче егетләребезне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аларга 76 хат язып салдылар.

Районның иҗтимагый тормышында иң актив җәмәгать оешмаларыннан берсе булган “Ак калфак” солдат егетләребезгә шундый хатлар язуны матур гадәткә кертте. Хәрби хезмәттәге Азнакай улларына хатлар язганда әниләр гаиләдә балалар тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр хакында да эчкерсез сөйләшеп алдылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы бу хатларны алар адресатларына юллау өчен республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевка тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев