Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ак барслар Азнакай якларында да очрый

Безнең Мәндәй авылына барс килгән иде бер кышны. Ул чакта әле мәктәптә генә укый идек. Азык эзләп, якындагы урманнан төшкән булгандыр инде. Караңгыда ишек алдына ысылдап торган ят җанвар күргәч, Мәмдүрә апа куркудан башына көрәк белән суга аның. Бөтен авыл шаккатып урман мәчесен карарга җыелганы хәтердә. Аннан соң 80 нче...

Безнең Мәндәй авылына барс килгән иде бер кышны. Ул чакта әле мәктәптә генә укый идек. Азык эзләп, якындагы урманнан төшкән булгандыр инде. Караңгыда ишек алдына ысылдап торган ят җанвар күргәч, Мәмдүрә апа куркудан башына көрәк белән суга аның.
Бөтен авыл шаккатып урман мәчесен карарга җыелганы хәтердә.
Аннан соң 80 нче еллар уртасында Таллы Бүләк урманына чикләвеккә барган идек. Шул авылда гомер итүче туган тиешле әби дә бу урманда барс барлыгы хакында әйткән иде. Курыксак та, керми түзмәдек агачлар арасына. Бәхетебезгә, бернинди дә кыргый җәнлек очрамады.
Ак барс Идел буе болгарларында изге хайван саналган. XII гасырда ук Богар дәүләтенең гербында булган. Төрки-монгол календаренда Тигр елы урынына Барс елы булып, ул ел бар яктан да уңышлы дип исәпләнгән.
Һәм менә Казанда республикабыз символы булган әлеге җәнлекләрне үрчетү һәм тернәкләндерү үзәге төзергә җыеналар дигән хәбәр укыдым. Бу инициативаны РФ табигый ресурлар һәм экология министрлыгында да хуплаганнар.
Кар барсы Кызыл китапка кертелгән. 2014 елда Россиядә аларны саклау стратегиясе гамәлгә ашырыла башлаган. 2017 - Россиядә Экология елы, анда кар барсларының санын алырга исәплиләр.
Ак барс Татарстанның гына түгел, Казахстанның, Көньяк һәм Төньяк Осетиянең дә милли символы.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ак барслар Азнакай якларында да очрый