Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Агач утырту – изге гамәл

"Агачларны сындырма - кулың корыр", - дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул. Татарстанда игълан ителгән Урман утырту көне Азнакайда да эзсез узмады: район җитәкчелеге белән берлектә урман хуҗалыгы, оешма-учреждение хезмәткәрләре, экологлар, авыл җирлекләре башлыклары, Митрофановка, Ирекле...

"Агачларны сындырма - кулың корыр", - дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул.
Татарстанда игълан ителгән Урман утырту көне Азнакайда да эзсез узмады: район җитәкчелеге белән берлектә урман хуҗалыгы, оешма-учреждение хезмәткәрләре, экологлар, авыл җирлекләре башлыклары, Митрофановка, Ирекле авыллары халкы да, тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр.
Акциядә катнашучылар иң беренче Митрофановка, Ирекле авылларында яшәүче Таҗиев, Рәфыйковларның хуҗалыкларында булып, агач утырттылар.
- Ел саен улым Рамиз ярдәме белән биш мең төп агач утыртабыз. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш, - ди Нәсимә Рәфыйкова.
Соңыннан агач утыртучылар "десанты" Ирекле авылы янындагы тауга төште.
- Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак - һичшиксез үсеп китәчәк! - Район башкарма комитетының инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов акциядә катнашучыларга күрсәтмә биреп тә өлгерде, һәркем йөгерә-йөгерә эшкә тотынды. Бу көнне тау битендәге биниһая зур мәйдан ничектер умарта күчен хәтерләтте: берәүләр җир казый, икенчеләре үсентеләр китереп тора, өченчеләре аларны изге теләкләрен тели-тели утырта...
- Нарат үсентеләрен шушы көннәрдә генә Саба селекция-орлыкчылык үзәгеннән алып кайттылар, - ди "Азнакай урманчылыгы" җитәкчесе Илназ Кашапов. - Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә 46103 гектар мәйданны биләп торучы урман дәлилли. Урманнарны бер дә юкка җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның чисталыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Әгәр урман байлыкларыннан киң файдаланабыз икән, аларны тулыландыру һәм саклау турында хәстәрлек күрергә тиешбез. Берне киссәң, икене утырт, дигән бит халкыбыз, Агымдагы елда 100 гектар мәйданда агач үсентесе утыртуны планлаштырабыз. Утыртылган агачларның һәрберсен баладай карап үстерәбез, агротехник чаралар кулланып, тәрбияләп торабыз.
Күмәк эш тау күчерер диләрме әле? Бу көнне акциядә катнашучылар көче белән 10 гектар мәйданда барлыгы 7 мең төп яшь үсенте утыртылды. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агач утырту – изге гамђл