Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Афиша

1-10 декабрьдә районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көне уңаеннан ункөнлек үтә. Бу чорда түбәндәге чаралар оештырылачак һәм аларда барлык азнакайлыларны актив катнашырга чакырабыз! 2 декабрьдә 10.00 сәгатьтә - район-шәһәр Мәдәният йортында район үзешчәннәре катнашында концерт. Шул ук көнне Актүбә бистәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Әкият иленә сәяхәт" бәйрәме. 2 һәм...

1-10 декабрьдә районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көне уңаеннан ункөнлек үтә. Бу чорда түбәндәге чаралар оештырылачак һәм аларда барлык азнакайлыларны актив катнашырга чакырабыз!

2 декабрьдә 10.00 сәгатьтә - район-шәһәр Мәдәният йортында район үзешчәннәре катнашында концерт.

Шул ук көнне Актүбә бистәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Әкият иленә сәяхәт" бәйрәме.

2 һәм 3 декабрь көннәрендә шәһәребезнең 14нче һәм 6нчы балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге физик мөмкинлекләре чикләнгән нарасыйлар өчен "Без бергә" һәм "Күңелле уеннар көне" бәйрәмнәре.

Ункөнлектә районыбызның барлык мәктәпләрендә шәфкатьлелек ярминкәләре, "Шәфкатьлелек әлифбасы" класс сәгатьләре үткәрелә.

6 декабрьдә район балалар китапханәсендә коррекция мәктәбе укучылары белән "Мәрхәмәтлек дөньясына сәяхәт".

7 декабрьдә 10.00 сәгатьтә "Релакс" күңел ачу үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Күңелле калейдоскоп" бәйрәме.

8 декабрьдә 10.00 сәгатьтә "Дельфин" бассейнында өстәл теннисы, шахмат һәм армрестлинг буенча спорт ярышлары.

Шул ук көнне ЗАГС бүлегендә 20 ел бергә гомер итүче парны хөрмәтләү тантанасы.

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен үзешчәннәребез концерты.

9 декабрьдә 9.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларга ярдәм йөзеннән "Игелек бүләк ит!" шәфкатьлелек марафоны.

Ункөнлек дәвамында районыбыз авыллары мәдәният йортларында, клубларда "Кадерләрен белик тормышның!" дип исемләнгән тематик кичәләр.

Үзәк китапханәдә "Яшәү барыбер җиңә икән!" темасына китап күргәзмәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев