Аҗаган»да азнакайлылар сынатмады
«Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының Әлмәт шәһәрендә узган зона турында районыбыз данын Руслан Сәлифов җитәкчелегендәге 5 нче мәктәп укучылары командасы яклады. Шәхси беренчелектә 50 метр арага йөзүдә Рамил Абдурахманов - беренче, пневматик винтовкадан атуда Ильяс Гыйззәтуллин икенче урынны яуладылар. 50 метр арага йөзүдә команда - икенче, «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» программасы буенча һәм...
«Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының Әлмәт шәһәрендә узган зона турында районыбыз данын Руслан Сәлифов җитәкчелегендәге 5 нче мәктәп укучылары командасы яклады. Шәхси беренчелектә 50 метр арага йөзүдә Рамил Абдурахманов - беренче, пневматик винтовкадан атуда Ильяс Гыйззәтуллин икенче урынны яуладылар. 50 метр арага йөзүдә команда - икенче, «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» программасы буенча һәм пневматик винтовкадан атуда өченче урынны алды. Барлык төр сынаулар нәтиҗәләре буенча азнакайлылар дүртенче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев