Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

91 яшьлек Әнвәр Сафин: “Бүгеннән комбайнга да утыра алам”

Күктәкә авылында яшәүче тыл фидакаре бүген дә күпләп умарта тота, үзе җыйган тракторында җилдерә.

Әнвәр ага Сафинга һич кенә дә 91 яшь бирмәссең, ул гел хәрәкәттә.

– Кушсалар, бүгеннән комбайнга да утыра алам, – ди авыл өлкәне.

Тумышы белән ул шушы авылдан, бала, үсмер чаклары авыр елларга туры килсә дә Күктәкәсен ташлап беркая да китми ул. Урта мәктәпне тәмамлауга Бөек Ватан сугышы башлана. 12 яшьтән ныклап торып тормыш арбасына җигелергә туры килә. Тылда нинди генә хезмәт башкарырга туры килми аңа?!

Сугыштан соң Әнвәр Сафин Бөгелмә авыл хуҗалыгын механизацияләү училищесына укырга керә һәм лаеклы ялга чыкканчы туган ягында “Авангард” колхозында хезмәт куя. 55 ел бергә яшәп, шатлыкларын да, кайгыларын да уртак кичергән Фәридәсе генә бакыйлыкка иртә китә. Бүген уллары Фәрхәт белән кызлары Җәмилә әтиләрен кадер-хөрмәттә яшәтә.

Алты балалы гаиләдә иң өлкәне булгач, билгеле таякның иң авыр башы Әнвәр агага төшми калмагандыр.

– Безнең өчен ул әти дә, әни дә, тәрбияче дә булды. Мин әтигә караганда абыйдан ныграк шикләнә идем әле. Нинди эшкә тотынсак та, абый ни әйтер, аның белән киңәшләшергә кирәк дия идек. Инде бүген үзебез дә олы яшьтә, әмма абыебызның фикере безнең өчен бик мөһим һәм кадерле, – ди сеңлесе Галия апа да.

Аның кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Заманында ялан кадәр йортын үзе салган, мотоцикл двигателеннән машинасын да ясап, шуның белән хуҗалыкта бихисап эш башкарган.

– Йортым җылы, утым-суым бар, табыннар сый-нигъмәттән сыгылып тора. Дөньялар имин булып, тынычлык булса, безгә шуннан артыгы кирәкми дә, – ди Әнвәр ага.

– Аларның нәселләре дә үзгә – мисбахныкылар. Тынгы белми, эшләрен ахырына кадәр башкарып чыга һәрберсе. Кайчан килсәң дә, Әнвәр абый ишегалдында ни дә булса эшли, тик тормый, – дип сүзгә кушыла авылдашы Мәүләветдин дә.

Өстәвенә, Әнвәр Сафин оста гармунчы да.

– Бервакыт икәү ярыша-ярыша уйнаган идек, – дип истәлекләрен барлый авыл җирлеге ветераннар советы Радик Солтанов та.

– Аның кебек кешеләрне ихтирам иткән кешеләр бик сирәк. Шуңа аңа авылдашлары да бүген зур хөрмәт белән карый, – ди ул.

Тынгысыз авыл агае мин инде туксаннан өстә дип утырмый, ул бүген дә хәрәкәттә. Нинди генә авырлыклар кичерсә дә, зарлана торган кеше түгел. Әнә, хуҗалыкта да ялгызым дип тормый, умартасын да, бакчасын да карый, йорт-җирендә дә җитешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев