Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

84 яшендә дә спорт белән дус

7 апрель - Бөтендөнья Сәламәтлек көне Сәламәтлек көне 1948 елдан бирле һәр елны билгеләп үтелә. Быел ул "Ныклы сәламәтлек кешегә гомер өсти" шигаре астында уза. Районыбызда да бу уңайдан Сәламәтлек атналыгы игълан ителеп, аның барышында күптөрле чаралар үткәрү каралган. Азнакай җирлегендә яшәүче 64247 кешенең 13062се 60 яшьтән узган өлкәннәр. Картлык...

7 апрель - Бөтендөнья Сәламәтлек көне

Сәламәтлек көне 1948 елдан бирле һәр елны билгеләп үтелә. Быел ул "Ныклы сәламәтлек кешегә гомер өсти" шигаре астында уза. Районыбызда да бу уңайдан Сәламәтлек атналыгы игълан ителеп, аның барышында күптөрле чаралар үткәрү каралган. Азнакай җирлегендә яшәүче 64247 кешенең 13062се 60 яшьтән узган өлкәннәр. Картлык һәркемгә килә, гомер барган саен сихәтлек тә үзен сиздерә башлый. "Олыгайдым инде", дип зарланып, пассив тормыш белән яшәсәң, сүз дә юк, тән үзеннән-үзе чиргә сабыша, бирешә башлый. Шуңа күрә дә актив булырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, тулы канлы тормыш белән яшәп, үзеңнең якыннарыңа, җәмгыятькә файда китерерлек, кирәкле булуыңны күрсәтергә иң кулай вакыт. Картаю-озак процесс, аны ашыктырмыйк, киресенчә, туктатып торыйк, чирләргә бирешмик! Түбәндәге язмабыз өлкән яшьтә булса да әнә шулай актив тормыш белән яшәүче, спорт белән шөгыльләнүче, иҗтимагый эшләрдә катнашучы мәңге яшь райондашыбыз Мингариф Насыйбуллин турында.

- Сәламәт яшәү рәвеше - ул спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ә бәлки аек фикер йөртү, дөрес туклану, яхшы дус-ишләр, - ди спортка битараф булмаган Мингариф ага Насыйбуллин.

Ул 1927 елда туып, Сарман районындагы авылда ишле гаиләдә үскән. Озак еллар шахтада эшләгән. Нәкыя ханым белән пар канатлар булып 57 ел гомер кичергәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Миргариф ага күптән түгел бакыйлыкка күчкән тормыш иптәшен бик сагына, юксына.

Көчле рухлы булып калырга аңа спорт ярдәм итә. Ә Миргариф ага үзен-үзе белгәннән бирле шөгыльләнә аның белән:

- Мин йөгердем дә, чаңгыда да чаптым, яшь чагымда көрәш белән дә мавыктым, - дип искә ала ул күпсанлы диплом һәм грамоталарын барлый-барлый. - Әле менә 84 яшемдә дә спорт белән саубуллашканым юк. Йөгерерлек хәлем булмаса да, көнгә 3-5 километр араны җәяүләп узам. Бильярд, шахмат һәм шашка уйныйм. Спорт тормышка аек акыл белән карарга һәм дөрес юлдан барырга өйрәтә. Хәзер бит замана яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартлар да тудырылган. Бик күп спорт секцияләре эшли. Бары тик аны яратырга гына кирәк.

Яшьләребезгә аксакал спортчының сүзләренә колак салу бер дә зыян итмәс иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев