Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

80 ел хокук сагында

Быел Юрист көне Азнакай шәһәр судында эшләүчеләр өчен икеләтә бәйрәм: үзебезнең 80 еллык юбилейны да билгеләп үтәбез. Коллектив тормышыннан бер очрашу истәлеге Спорт безгә көч һәм дәрт өсти Азнакай шәһәр судының шушы 80 еллык тарихына күз саласың да, аның зур байлыгы, уңышлы эшчәнлегенең төп нигезе биредә төрле елларда хезмәт куйган...

Быел Юрист көне Азнакай шәһәр судында эшләүчеләр өчен икеләтә бәйрәм: үзебезнең 80 еллык юбилейны да билгеләп үтәбез.

Коллектив тормышыннан бер очрашу истәлеге

Спорт безгә көч һәм дәрт өсти

Азнакай шәһәр судының шушы 80 еллык тарихына күз саласың да, аның зур байлыгы, уңышлы эшчәнлегенең төп нигезе биредә төрле елларда хезмәт куйган судьялар, суд составы булуына янә инанасың. Менә алар: Рафаил Софин (1954-86 елларда суд рәисе), Сәлимҗан Латыйпов, Әнәс Гатауллин, Мансур Камалов... Быел Татарстан Республикасы Югары судына судья итеп билгеләнгән коллегабыз - Илдар Рәшитов белән чын күңелдән горурланабыз. Юбилей көннәрендә без озак еллар дәвамында судьяларга гадел карарлар чыгаруда ярдәм итеп килгән халык утырышчыларын тирән хөрмәт белән искә алабыз.

Һөнәри бәйрәмне һәм олуг юбилеебызны яхшы күрсәткечләр, уңышлы эшләребез белән каршы алабыз. Республика смотр-конкурсларында суд канцеляриясе коллективы күп тапкырлар призлы урыннар яулап, бүләкләнеп килә. Шушы еллар дәверендә судта бары тик лаеклы, намуслы, гадел кешеләр генә эшләде һәм эшли. Федераль судьялар Ренат Хәбибуллин, Талия Гыйльфанова, Илдар Рәшитов, Илнур Сабитов, Насыйх Харрасов, аларның ярдәмчеләре Раушания Гатауллина, Чулпан Мортазина, Элина Галиева, Резеда Зиннурова, Альбина Сөнгатуллина, администратор Эльвира Галиева, бүлек начальниклары Әлфия Әгълиева, Раушания Сәлахова, баш белгеч Лилия Хәбирова, суд утырышы секретарьлары Эльвира Салихова, Рүзилә Хәйруллина, Регина Шакирова, Айгөл Хәсәнова, Резеда Сәлахова, суд секретарьлары Айгөл Кәлимуллина, Вәсилә Гатауллина, Лилия Кашапова, гомумән, барлык хезмәткәрләребез дә әнә шундыйлар. Аларның һәркайсы суд производствосы барышында хаклыкка ирешүдә үз өлешен кертә, гадел карар чыгаруга бар тырышлыгын куя.

Бүгенге бәйрәм көнендә предприятие, учреждение, оешмаларда эшләүче юристларның да хезмәтен билгеләп үтәсе килә. Алар суд эшләре буенча җибәрелгән сорауларга вакытында җавап юллый, кирәкле барлык документларны тиешле дәрәҗәдә әзерләп җибәрә, юридик затлар һәм гражданнарның мәнфәгатен яклауда белем-вакытларын кызганмыйлар.

Районыбызда хезмәт куючы барлык юристларны, Азнакай шәһәр һәм җәмгыяви судлар коллективларын һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итеп, барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш, ил һәм суд системасы җитәкчелеге безнең алга куйган бурычларны үтәүдә һөнәри осталык һәм уңышлар телим!

Мөсфирә Әбдрәшитова, Азнакай шәһәр суды рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев