Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Социаль хезмәт узган гасырның 90 нчы елларында барлыкка килде. Һәркемгә дә кеше кайгысын йөрәге аша уздыру, яхшы сүз белән күңелен юату, көнкүреш проблемаларын җайга салырга ярдәм итү кебек сыйфатлар бирелмәгән. Социаль хезмәткәр эше бик четерекле. Ул өйдән чыга алмаган авырулар, картлар өчен тышкы дөнья белән бердәнбер элемтә, ныклы таяныч. Шуңа...

Социаль хезмәт узган гасырның 90 нчы елларында барлыкка килде. Һәркемгә дә кеше кайгысын йөрәге аша уздыру, яхшы сүз белән күңелен юату, көнкүреш проблемаларын җайга салырга ярдәм итү кебек сыйфатлар бирелмәгән. Социаль хезмәткәр эше бик четерекле. Ул өйдән чыга алмаган авырулар, картлар өчен тышкы дөнья белән бердәнбер элемтә, ныклы таяныч. Шуңа күрә дә аны дүрт күз белән көтеп алалар, иң яшерен серләрен уртаклашалар. Авыр хезмәт шартларына карамастан, күпчелек социаль хезмәткәрләр дистәләгән еллар үз һөнәренә тугры кала, мохтаҗларга мәрхәмәт кылып яши.
Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Сезгә игелекле эшегез өчен тирөн рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, җәмгыятебез өчен бик тә мөһим, кирәкле булган эшегездә уңышлар, сабырлык, гаиләләрегездә иминлек, матур тормыш телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 июнь кљнне социаль хезмәткәрлђр њзлђренећ џљнђри бђйрђмнђрен билгели