Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Ап-ак ромашкалы яшел болында дөньяның бер гашыйгы таҗлар белән сөйләшә: сөя, сөйми, сөя, сөйми... Мәхәббәттән башын югалткан кайсыбыз гына үз-үзенә шундый сорау бирмәгән?! Ә бүген без сорауны урамнарда тыз-быз үз мәшәкатьләре белән чапкан азнакайлыларга биреп карадык: әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Сездә нинди...

Ап-ак ромашкалы яшел болында дөньяның бер гашыйгы таҗлар белән сөйләшә: сөя, сөйми, сөя, сөйми...

Мәхәббәттән башын югалткан кайсыбыз гына үз-үзенә шундый сорау бирмәгән?! Ә бүген без сорауны урамнарда тыз-быз үз мәшәкатьләре белән чапкан азнакайлыларга биреп карадык: әле күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Сездә нинди тойгылар уята, сөйгәнегезгә сюрприз ясыйсызмы?

Наилә Сәгыйтова, 57 яшь:

-Бу бәйрәмнең мәгънәсе бик урынлы. Гаиләдә татулык, тугрылык булу кирәк. Аны бигрәк тә яшьләргә сеңдерергә иде. Без инде олыгаеп барабыз, ирдән сюрприз дигәне булмас. Ромашка да көтәсе юк, чөнки аларны бик яратам һәм бакча тутырып үзем үстерәм.

Илдар Нигъмәтуллин, 40 яшь:

-Матур бәйрәм. Әмма минем өчен түгел. Күптән түгел аерылыштык. Карашыгыздан сизәм, буйдак фикере кызыксындырмый. Ә ни булган, әллә нинди олы түрәләр дә аерылыша бит әле, безгә дә язык түгелдер...

Наҗия Авзалова, 46 яшь:

-Йөрәк яраларымны кузгаткан көн. Гаиләбез терәге, гомерлек сөйгәнем каты авырудан бер ел элек вафат булды. Шофер булып эшләде, җәй буе болыннан ромашкалар күтәреп кайтыр иде. Бик яратышып яшәдек. Улларым да аңа охшап гаиләләре, сөйгәннәре өчен шулай өзелеп торсыннар иде дип телим.

Светлана Шакирова, ЗАГС бүлегенең баш белгече:

-Бу көнгә багышлап бик матур чаралар үткәрү планлаштырыла. Районыбызда 55-60 ел бергә яшәүче парлар шактый. Тугрылыкның менә дигән үрнәге! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан гына да 16 пар гаилә корды. Ел башыннан бүгенге көнгә 214 никах теркәлде. Мәхәббәтләрен гомерлек саклап яшәсеннәр генә!

Шәһәрдәшләребез белән Лиза Нурлыева серләште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне