Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

6 апрельдә Азнакай эчке эшләр бүлегендә тикшерү органнары көнен билгеләп үтәләр

Иртәгә тикшерү органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Азнакай эчке эшләр бүлеге җитәкче урынбасары, юстиция майоры Руслан Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге тикшерү бүлеге төрле юнәлештәге җинаятьләрне ачу буенча тикшерү эшләре алып бара. Юстиция өлкән лейтенанты Рәфис Кәрибуллин (рәсемдә) бүлектә иң яхшы тикшерүчеләрнең берсе. Яшь булуына карамастан, җинаятьләрне ачуда аның зур тәҗрибәсе...

Иртәгә тикшерү органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Азнакай эчке эшләр бүлеге җитәкче урынбасары, юстиция майоры Руслан Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге тикшерү бүлеге төрле юнәлештәге җинаятьләрне ачу буенча тикшерү эшләре алып бара.
Юстиция өлкән лейтенанты Рәфис Кәрибуллин (рәсемдә) бүлектә иң яхшы тикшерүчеләрнең берсе. Яшь булуына карамастан, җинаятьләрне ачуда аның зур тәҗрибәсе бар. Бергә эшләүче коллегалары Рәфис Фәнис улын белемле, намуслы, перспектив хезмәткәр буларак билгели. 2013 елның өч ае эчендә ул судка РФ Җинаятьләр кодексының төрле матдәләре буенча 10 җинаять эше тапшырган. «Эчке эшләр органнарында, аеруча тикшерү бүлегендә эшләүчегә гадел булу, түземлелек кебек сыйфатлар хас булырга тиеш», - ди Рәфис Кәрибуллин. Аның эш нәтиҗәләре, ирешкән уңышлары "ТР буенча ЭЭМда үрнәк хезмәте өчен" күкрәк билгесе белән бәяләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 6 апрельдә Азнакай эчке эшлђр бњлегендә тикшерү органнары көнен билгеләп үтәләр