Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

31 май көнне Азнакай шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачылачак

Азнакай районы һәм шәһәре эшчәнлегенә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин эшкә яңа билгеләнүче белән таныштыру, иҗтимагый эшчәнлектә актив катнашучыларны, спортта җиңүчеләрне, юбилярны Дипломнар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләүдән һәм узган атнада уздырылган эш-чараларны анализлаудан башлады. Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының...

Азнакай районы һәм шәһәре эшчәнлегенә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин эшкә яңа билгеләнүче белән таныштыру, иҗтимагый эшчәнлектә актив катнашучыларны, спортта җиңүчеләрне, юбилярны Дипломнар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләүдән һәм узган атнада уздырылган эш-чараларны анализлаудан башлады.


Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Ул узган җиде көндә кылынган җинаять эшләре, исерек автомобиль йөртүче гаебе белән бер баланың авыр тән җәрәхәтләре алуы, караучысыз калдырылган автомобильләрдән аудиоаппаратуралар урлау, халык күп җыелган җирләрдә караклык, кисәтүләргә карамастан, кесә телефоны аша мошенниклар җибәргән ялган хәбәрләргә кайбер гражданнарның һаман да ышануы, нәтиҗәдә зур суммадагы акчаларыннан колак кагуы һәм башка очраклар турында конкрет мисаллар китерде. Ул шулай ук "Соңгы кыңгырау" кичәсеннән соң соңлап урамда йөрү, пикниклар оештыру тыелган булуга, бер көннән БДИ башлануга да карамастан, чыгарылыш сыйныфы егет-кызларының иртәнгә кадәр урамда йөрүе, тәмәке тартуы, исерткеч эчемлекләр куллануы турында ачынып сөйләде.


Бу уңайдан муниципаль район башлыгы әлеге чарага җаваплы җитәкчеләрдән кичекмәстән мәктәп директорлары, педагоглар белән җитди сөйләшү уздыру, алга таба мондый тәртипсезлекләргә чик кую зарурлыгын ассызыклады.
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында яңа микрорайонда төзелгән балалар бакчасын 31 майда ачуга, 9 июньдә район-шәһәр Сабан туен уздыруга хәзерлек эшләренә һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды.


Киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнановның авыл җирлекләрен су белән тәэмин итү торышы, эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Гөлсинә Хәкимованың экстремизмга һәм террорга каршылык чаралары, район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Әнвәр Җиһангировның кече эшмәкәрлек субъектларын (КФХ, ЛПХ) яклау программалары буенча информацияләре тыңланды.


Узган атнада ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов Азнакай районы биләмәсендәге әйләнә-тирә мохитнең торышын вертолеттан карап йөрде. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре һәм кимчелекләрне бетерү юллары буенча Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов чыгыш ясады.


Киңәшмә эшенә Марсель Шәйдуллин йомгак ясады. Ул халык белән очрашулар барышында яшәүчеләрдән кергән дәгъва-үтенечләрне кыска вакыт эчендә үтәү, шул исәптән юл буйларындагы төсе уңган күрсәткеч билгеләрен яңаларына алыштыру, кайбер тукталышлардагы павильоннарны ремонтлау һәм буяу зарурлыгын әйтте, алдагы атнага бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 31 май көнне Азнакай шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачылачак