Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

26 апрель – Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне

Чернобыль афәте кабатланмасын! Узган гасырның иң зур техноген казасы - Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 29 ел тулды. Бу катастрофа йөзләгән мең кешеләрнең язмышына кагылды. Азнакай районыннан Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 88 кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде арабызда юк. 26 апрель - Халыкара авария һәм...

Чернобыль афәте кабатланмасын!
Узган гасырның иң зур техноген казасы - Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 29 ел тулды. Бу катастрофа йөзләгән мең кешеләрнең язмышына кагылды. Азнакай районыннан Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 88 кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде арабызда юк.
26 апрель - Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан без кешеләр гомерен саклап калу өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алабыз.
Бу уңайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин Чернобыль трагедиясен кичерүчеләрнең кайгысын уртаклаша. "Язмыш сезгә авыр сынау салган һәм сез аны намус белән үтәдегез.
Тормышыгыз һәм сәламәтлегегез бәрабәренә миллионлаган кеше гомерен саклап калдыгыз. Әлеге коточкыч аварияне юк итүдә катнашучылар һәрвакыт безнең ихтирам һәм игътибар түрендә булырга тиеш. Мондый афәтләр кабатланмасын, көннәребез тыныч, тормышларыбыз имин булсын!" - диелгән искә алу хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 26 апрель – Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне