Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

24 яшьлек Азнакай кешесе ышанычка кереп, акча урлап кача

Сер түгел кемдер акчаны мең кат тирен түгеп тапса, икенчеләр аны биңел юл белән генә эшләү ягын карый. Бушлай сыр - капкында гына, ди халык мәкале. Тычкан сырны бер ашап китәргә мөмкин, ләкин икенчесендә һичшиксез капкынга кысылып үләчәк. Әлеге гыйбарә 24 яшьлек азнакайлы З.га да кагылмый калмас, шәт. Россия Эчке...

Сер түгел кемдер акчаны мең кат тирен түгеп тапса, икенчеләр аны биңел юл белән генә эшләү ягын карый. Бушлай сыр - капкында гына, ди халык мәкале. Тычкан сырны бер ашап китәргә мөмкин, ләкин икенчесендә һичшиксез капкынга кысылып үләчәк.

Әлеге гыйбарә 24 яшьлек азнакайлы З.га да кагылмый калмас, шәт.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе аңа 18-24 сентябрь көннәрендә Россия Җинаятьләр кодексының "Мошенниклык" маддәсе буенча алты җинаять эше ачты.

07 июльдә З., алдау юлы белән һәм ышанычка кереп, берәүгә машина сатып алырга ярдәм итәм дигән сылтау белән, 343 мең акчасын ала да кача.

24 июль көнне ул шушы ук юл белән 705 меңлек автомашинага ия була һәм тизрәк эзен "суыта".

22 августта алдау юлы белән 43 меңгә мебель ала. Юктан пәйда булган шактый күләмдәге акча аның нәфесен дә арттырып җибәрә, күрәсең.

29ы көнне яшь егет әлеге "уңышлы" схема буенча эшчәнлеген дәвам итә. Бер кибеттә акчаны кайтарып бирү турында вәгъдә биреп, бүлеп түләү турында расписка яза һәм 140 мең сумлык төзелеш материаллары "сатып" ала. Икенче кибеттә 177010 сумга мебель алып, югала.

31е ул тагын "ауга" чыга: төзелеш кибетеннән бүлеп түләү юлы белән 11400 сумлык электр инструментлары ала, һәм суга төшкәндәй юк була.

Азнакай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белдергәнчә, аның кулыннан каза күрүчеләрнең саны тагын да күбрәк булырга мөмкин.

Мошенниклык фактлары турында хәбәрдар булсагыз, дежур бүлеккә 02 яки 7-30-87 телефон номерлары аша хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 24 яшьлек Азнакай кешесе ышанычка кереп, акча урлап кача