Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2015 нче ел азнакайлылар өчен нинди куаныч-шатлыклар калдырып китә икән?

Әле генә елны башлаган кебек идек. Баксаң, декабрьнең соңгы көннәре җиткән. Үткәннәргә йомгак ясар чак. Ә бит һәр ел безнең күңелдә ниндидер бер вакыйгасы белән истә кала. 2015 нче ел азнакайлылар өчен нинди куаныч-шатлыклар калдырып китә икән? Нияз Фәтхетдинов, Чубар Абдул авылы җирлеге башлыгы: - Икътисадый яктан катлаулы булса да,...

Әле генә елны башлаган кебек идек. Баксаң, декабрьнең соңгы көннәре җиткән. Үткәннәргә йомгак ясар чак. Ә бит һәр ел безнең күңелдә ниндидер бер вакыйгасы белән истә кала. 2015 нче ел азнакайлылар өчен нинди куаныч-шатлыклар калдырып китә икән?

Нияз Фәтхетдинов, Чубар Абдул авылы җирлеге башлыгы:
- Икътисадый яктан катлаулы булса да, елны уңышлы тәмамлыйбыз, барлык бюджетлар үтәлде. Шунысы куанычлы, авылларга республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан игътибар зур. Быел 500 мең сумга юлларны рәтләдек. Урамнарда яктырткычлар мәсьәләсе хәл ителде. Су линияләре төзекләндерелеп килә. Мәндәй һәм Чубар Абдулда бу эшләр башкарылды инде, киләсе елда "Чиста су" программасына Буралы авылы керде. Быел Мәндәй авылы районның иң төзек торак пункты дип табылып, җиңү яулады. Бернинди кризисларга карамастан, шөкер, авыллар үсә, яңара. Еллар, ил-көннәр генә имин булсын!
Асия Мостафина, "Әллүки" балалар бакчасы мөдире:
- 2015 елны мин генә түгел, Яңа Юл микрорайонында яшәүчеләр дә нык исләрендә калдырырлар дип уйлыйм, чөнки быел биредә өр-яңа балалар бакчасы ачылды. Ул шәһәребездәге 20 нче бакча. "Тамчыкай"дан соң озак көттерми сафка басты. Республика, район җитәкчелегенә коллективыбыз һәм барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Әлегә бакчабызга 37 бала йөри. Биредәге шартларга сөенеп туймаслык. Районда демографик хәл елдан-ел яхшыра. Балалар шулай туып торсын, бакчалар калкып торсын!
Миләүшә Миңнеголова, яшь белгеч:
- Мин быел университет тәмамлап, кулыма диплом алдым һәм хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Ә иң шатлыклысы, сөйгәнем армия хезмәтеннән исән-сау әйләнеп кайтты. Мин аның белән горурланам, чөнки ул чын ир-егетләр мәктәбе узды һәм илебезнең, димәк минем дә тынычлыгымны сакларга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2015 нче ел азнакайлылар өчен нинди куанычшатлыклар калдырып китә икән?