Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2011 ел хәйриячесе

Дүшәмбе көнне Казан шәһәрендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында «Хәйрияче - 2011» республика бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова җитәкчелегендәге шәфкатьлелек эшчәнлегендә актив катнашучы азнакайлылардан делегация дә катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе» бәйгесенә 5 нче...

Дүшәмбе көнне Казан шәһәрендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында «Хәйрияче - 2011» республика бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Анда Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова җитәкчелегендәге шәфкатьлелек эшчәнлегендә актив катнашучы азнакайлылардан делегация дә катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе» бәйгесенә 5 нче тапкыр уздырылуын һәм республика тормышында әһәмиятле вакыйгага әйләнүен билгеләп узды. «Игелекле гамәлләр гадәти тормышыбызның нормасы, аерылгысыз өлешенә әйләнде», - диде ул һәм игелекле гамәлләрдә актив катнашучыларга, шәфкатьлелек, игелекләре өчен зур рәхмәтен белдерде. 2011 ел нәтиҗәләре буенча шәфкатьлелек өлкәсендә иң лаеклыларга тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев