Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

12 гыйнвар – Россия Федерациясенең прокуратура хезмәткәрләре көне

Кеше хокуклары сагында Гыйнвар - прокуратура хезмәткәрләре өчен бәйрәмнәргә бай ай. Яңа еллар узып китүгә үк алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Әлеге уңайдан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Илшат Фәритович, кешеләр дөреслек эзләп бик еш прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Азнакайлылар күбрәк нинди сораулар белән...

Кеше хокуклары сагында

Гыйнвар - прокуратура хезмәткәрләре өчен бәйрәмнәргә бай ай. Яңа еллар узып китүгә үк алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Әлеге уңайдан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Илшат Фәритович, кешеләр дөреслек эзләп бик еш прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Азнакайлылар күбрәк нинди сораулар белән килә?

- Кеше хокукларын яклау - прокуратураның төп бурычы ул. Безнең өчен гражданнарның һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләре барсыннан да өстен. Кешеләр безгә төрле сораулар: хезмәт закончалыклары бозылу, торак-коммуналь хуҗалыгы, пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау, инвалидлар һәм балаларның хокукларын яклау... һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр.

Узган елда районда 3000 закон бозу очрагы ачыкланды. Алар, нигездә хезмәт закончалыклары, тирә-як мохитны саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек өлкәләрдә чагылыш таба. Соңгы елларда килеп туган икътисадый киеренкелек чорында эш бирүчеләрнең хезмәт закончалыкларын сакламавы аеруча актуаль проблема булып тора. Алар хезмәткәрне эшкә алганда тиешенчә рәсмиләштермиләр, хезмәт килешүләре төземиләр һәм хезмәт кодексы таләпләрен бозалар. Икенче проблема - ул хезмәт хакларын түләмәү. Кайбер эш бирүчеләр аны үзвакытында бирмәсәләр, икенчеләре бөтенләй дә түләмиләр. Ә Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы буенча, колектив килешү һәм эчке хезмәт тәртипләре нигезендә хезмәт хакы айга ике тапкыр түләнергә тиеш.

- Нинди проблемалар Сезне аеруча борчый? Районда терроризм һәм экстремизм күренешләре турында ни әйтә аласыз?

Җәмәгатьчелек өчен зур куркыныч тудырган терроризм һәм экстремизмга каршы бөтен дөньяда көрәш бара. Кызганычка каршы, андый күренешләр район территориясендә дә бар. Хокук саклау органнары һәм районның башка җаваплы оешмалары тарафыннан күрелгән чаралар бу өлкәдә хәлне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде. Экстремизм күренешләренең артуында интернетның роле зур. Алар интернет челтәре, аудио һәм видео, матбугат чаралары аша үзләренең мәкерле эшләрен башкара, тыелган мәгълүмат тараталар. Прокуратура хокук саклау органнары белән берлектә мондый агымнарга каршы актив профилактик эш алып бара.

Шулай ук соңгы вакытта янгыннарның артуы да зур борчу тудыра. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә без киң күләмле тикшерүләр, рейдлар уздырып торабыз. Күп кенә сәүдә үзәкләрендә, кибет һәм башка учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве (280 очрак) ачыкланды.

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез? Прокуратурада халыкны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе ничек?

- Максатыбыз шул ук: законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм иреген саклау, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең закон белән сакланган мәнфәгатьләрен яклау. Прокуратура социаль мәсьәләләргә, гражданнарның хезмәткә хокукын тәэмин итүгә, экстремизм һәм терроризм күренешләре профилактикасына, бюджет керемнәрен куллану, тирә-як мохитне саклау, табигатьтән файдалану закончалыкларының үтәлешенә аеруча зур игътибар бирәчәк.

Ә мөрәҗәгать итүгә килгәндә, ишекләребез һәрвакыт ачык. Без кешеләрне кабул итәргә, хокук саклау өлкәсендә сорауларын тыңларга, ярдәм итәргә һәрчак әзер. Әмма, гражданнар прокуратурага мөрәҗәгать иткәндә тиешле таләпләр сакланырга тиешлеген онытмасыннар иде. Мәсәлән, язмача гаризада гражданның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яки оешма-предприятиенең исеме, сорауның асылы, гариза язу датасы, шәхси имзасы булырга тиеш. Тулы мәгълүматлар булмаган һәм аңлаешсыз текстлы мөрәҗәгатьләргә җавап бирелми. Мөрәҗәгатьләрне карау, тикшерү һәм җавап бирүнең дә үз закончалыклары бар.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев