Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

10 октябрь көнне “Бердәм Россия” партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XIX конференциясе узды

10 октябрь көнне "Бердәм Россия" партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XIX конференциясе узды. Аны җирле бүлек секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Конференция барышында ул Дәүләт Советына сайлау кампаниясе уздыру вакытында партиянең җирле бүлекчәсе эшчәнлегенә йомгак ясады. - Башкарасы эшләр әле бихисап, без халыкка якын торып, аларны борчыган мәсьәләләрне...

10 октябрь көнне "Бердәм Россия" партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XIX конференциясе узды. Аны җирле бүлек секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Конференция барышында ул Дәүләт Советына сайлау кампаниясе уздыру вакытында партиянең җирле бүлекчәсе эшчәнлегенә йомгак ясады.

- Башкарасы эшләр әле бихисап, без халыкка якын торып, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә булышып хезмәт куярга тиеш, -диде район башлыгы.

Конференция эшендә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге сәяси Советы составына үзгәрешләр дә кертелде. Хәсән Хәбибуллин һәм Азат Хәлимовның үз теләкләре нигезендә вәкаләтләре туктатылу сәбәпле, аларның урынына, тавыш бирү юлы белән, "Универсал" торак-милекчеләр ширкәте җитәкчесе Элеонора Алчина һәм "Азнакай-ТатнефтьРемСервис" җәмгыяте башкарма директоры Олег Рябченко сайландылар.

Очрашу ахырында партиянең иң актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары, партия сафына яңа алынучыларга партия билетлары тапшырылды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 10 октябрь көнне “Бердәм Россия” партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XIX конференциясе узды