Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 октябрь ­ – Халыкара өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле якташлар! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак...

Хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле якташлар!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз.

Сезнең гомер бөек омтылышлар, мәрхәмәтлелек һәм хаклык кебек мәңгелек кануннарның җиңүенә ышаныч белән балкып торды. Күбегез әлегә кадәр эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә, зирәк һәм тәҗрибәле буынга, мөрәҗәгать итәбез. Нинди генә катлаулы чор килмәсен, сез һәрвакыт киләчәккә өмет белән карый беләсез, теләсә нинди авырлыкны да җиңеп буласына ышанычны югалтмыйсыз.

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтендә яшәвегезне, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим!

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 октябрь ­ – Халыкара өлкәннәр көне